«Бергә эшлик» акциясендә 1 миллионлап кеше катнашты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
          14 – 21 сентябрьдә Россия Федерациясенең 80 регионында “Бергә эшлик” бөтенроссия табигать саклау акциясе үткәрелде. Анда 1 миллионлап кеше катнашты. Татарстан территориясендә акцияне Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды, аңа шулай ук муниципаль районнар кушылды. Администрацияләр һәм министрлыкның территориаль идарәләре көче белән территорияләр җыештырылды.
         Республика башкаласында, “Бергә эшлик” акциясе кысаларында, халык ял итәргә яраткан урыннарда (аеруча саклаулы “Зәңгәр күлләр” территориясендә, Имәнлек һәм Фучик урамнарында) өмәләр, белем бирү оешмаларында “Чисталык дәресләре” үткәрелде. Казан (Идел буе) федераль университетының эколог студентлары һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре бергәләп Казансу елгасы бормасына мониторинг үткәрделәр, анда күчмә экологик комплексларның мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
         Бөтенроссия акциясенә Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты хезмәткәрләре, “Экологик культура һәм политика”, “Эка”, “Бүтәнгә булыш” экологик җәмәгать берләшмәләре активистлары, республика халкы да кушылды.
          Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International