Казанда инженерлык белеме буенча 42 Халыкара IGIP симпозиумы уза

2013 елның 27 сентябре, җомга
Бүген Казанда, Инженерлык белеме буенча халыкара IGIP симпозиумы кысаларында, “Табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү факторы буларак экологларның квалификациясен күтәрү” дигән темага семинар үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов та катнашты. Уз чыгышында ул: “Хәзерге вакытта бер генә җитештерү дә, бер генә предприятие дә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган шартларда эшли алмый. Һәм бу мәсьәләдә уңышларга предприятие экологлары һәм тиешле табигать саклау органнары ярдәмендә ирешелә. Табигать саклау законнары даими камилләштерелә, коррективалар кертелә, яңа закон актлары чыгарыла. Шуңа күрә штаттагы экологларның һәм предприятие җитәкчеләренең табигать саклау законнары өлкәсендәге квалификациясен даими күтәрү җитештерү функцияләренең аерылгысыз булып тора,” – дип белдерде.
Халыкара симпозиумның максаты – югары техник мәктәптә белем бирүнең һәм фәнни тикшеренүләрнең үсеш тенденцияләре буенча фикер алышу.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International