Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы журналистлар һәм фотографлар өчен конкурс үткәрә

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Әйләнә-тирәлек елына багышлап “Табигать белән гармониядә” конкурсы үткәрә. Анда кеше һәм табигать бәйләнешләрен, ресурсларны һәм табигый төрлелекне саклау мәсьәләләрен яктыртучы журналистлар һәм фотографлар катнаша ала.
5 номинация билгеләнгән: “Сихри матурлык”; “Танылмаган Россия”, “Россиянең яшел технологияләре”; “Йөзгә-йөз”; “Экотурист сукмагыннан”. Күрсәтелгән һәр номинациядә иң яхшы белешмә материалы һәм иң яхшы фотография (фотографияләр сериясе) категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Конкурста катнашуга Россиянең вакытлы матбугат һәм интернет басмаларында 2013 елның 1 январеннан 10 ноябренә кадәр бастырылган мәкаләләр һәм фотографияләр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен эшләр 2013 елның 1 октябреннән 10 ноябренә кадәр кабул ителә.
Күрсәтелгән номинацияләрдә җиңүчеләрне Россия Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин җитәкләгән конкурс комиссиясе билгеләячәк.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2013 елның 2-4 декабрендә, Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съезды кысаларында үткәреләчәк.
Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International