Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
«Автомобильсез көн» акциясенә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык хезмәткәрләре кушылды
2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстанда “автомобильсез көн” акциясе. Рәсми рәвештә ул 22 сентябрьдә билгеләп үтелә, тик, Экология министрлыгы башлангычы белән ул тагын бер көнгә озайтылды, чөнки якшәмбедә автотранспорт агымы үзлегеннән түбәнәя.
Акцияне Татарстанның дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә хуплап кабул итте. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык хезмәткәрләре бүген җәмәгать транспортыннан файдаланды. Хезмәткәрләр автомобильләре өчен булган стоянка бикле торды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада һава бассейнының торышы җитди борчылу тудыра. “Бу борчылу һөнәри экологларда да, җәмәгатьчелектә дә, дәүләт хакимияте органнарында да бар, – дип белдерде министр. – Әйтергә кирәк, атмосфера һавасының стационар чыганаклардан (предприятиеләрдән) пычрануын без бер кимәлдә тота алабыз, шул ук вакытта, аның автомобильләр аркылы пычрануы үсә бара. Татарстанда бу проблеманы чишү өчен берничә программа тормышка ашырыла. Мисал өчен, автотранспорт чараларын табигый газга күчерү аларның төтен газлары белән чыга торган пычраткыч матдәләрне 2.5 тапкырдан күбрәк киметергә мөмкинлек бирә. Быел Министрлар Кабинеты карары белән “Татарстан Республикасында 2013-2023 елларда мотор газы ягулыгы базарын үстерү” программасы расланды, анда законнар базасына җитди үзгәрешләр кертү, тиешле инфраструктура төзү белән бәйле җитди чаралар комплексы күздә тотыла. Һәм ахыргы максат – җәмәгать транспортын да, шәхси автомобильләрне дә мотор газына күчерү.
Автотранспорт чараларыннан атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү максатында Министрлык, МВДның Татарстан буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә, май-октябрь айлары дәверендә ел саен “Саф һава” операциясе үткәрә. 2012 елдан башлап республиканың эре шәһәрләрендәге АЗСларда бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү корылмалары урнаштыру буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре җитәкчеләре, нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары белән берлектә, 2013-2015 еллар эчендә андый корылмаларны шул шәһәрләрнең барлык АЗСларында да урнаштыруның план-графигын төзү һәм раслау буенча эш алып баралар.
Татарстанның экологик хәлен яхшыртуда шәһәр һәм район территорияләрен яшелләндерү һәм төзекләндерү дә мөһим роль уйный. Моның өчен Казанда былтыр “Яшел рекорд” озайлы проекты эшли башлады, аның кысаларында 2012 елның көзендә 48 мең агач утыртылды. Быел 50 меңне утырту күздә тотыла.
Безнең бүгенге акция турында әйткәндә, атмосфера һавасының сыйфатын бер көндә генә тамырдан үзгәртә алмыйбыз, билгеле. Төп максат – җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, кешеләрнең аңын бераз үзгәртү, проблемага башкачарак карау. Чынлыкта һаваның сыйфатын яхшыртуга аз гына булса да өлешне һәркайсыбыз кертә ала бит. Мисал өчен – бер автомобиль бер атна эчендә үзенең дүрт пассажирына ел буе суларга җитәрлек кислородны сарыф итә. Бу уйландыра торган нәрсә”, – диде Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары Кыш Бабайга Яңа елны коткарырга булыштылар
Күркәм традиция буенча Экология министрлыгында ведомство хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел чыршысы узды.
Зеленодольск районында зур чүплек теркәлде
Үзәк идарә инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, Зеленодольск районы территориясен тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белгечләре нефть продуктларының агып чыгуын бетерү буенча комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар
Чаралар Зәй районында узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.
Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм 480 000 сум күләмендә зыянны капларга йөкләде
ТР Экология министрлыгына Алабуга районында табигатьне саклау законнарын бозу турында халыктан мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары бу урынга барып, җитештерү һәм куллану калдыкларын Буга елгасының су саклау зонасы территориясенә ташлау фактын расладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз