Автомобильсез көндә экологиялерәк транспортка күчү мәсьәләләре тикшерелде

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
         Казанда “Россия шәһәрләрендә автомобиль транспортыннан парник газлары чыгаруны кыскарту” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган Халыкара конференция булып узды. Анда транспорт инфраструктурасын планлаштыру белән шөгыльләнүче алдынгы халыкара һәм Россия оешмаларыннан, федераль хакимият органнарыннан, футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатын оештыручы унбер шәһәрдән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкилләр катнашты.
         Конференция барышында Дөнья чемпионатын транспорт белән тәэмин итүнең бер элементы буларак Казан тирәли тимер юл хәрәкәтен оештыру проекты тикшерелде. Белгечләрнең әйтүенчә, бу Казан халкының шәхси автомобиль урынына җәмәгать транспортыннан файдалануы өчен дә мотив булып торачак, шәһәрнең экологик торышында да уңай чагылачак, Казанның урам-юл челтәрен дә шактый бушатачак.
         Конференциядә катнашучылар шулай ук Россиядә транспорт системасын үстерүнең бер өстенлекле юнәлешен – мотор ягулыгы итеп табигый газ куллануны тикшерделәр.
        Быел Министрлар Кабинетының 26.04.2013 № 283 карары белән “Татарстан Республикасында 2013-2023 елларда мотор газы ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасы расланды. Аның төп максатлары булып торалар:
 автомобиль транспортының әйләнә-тирәлеккә һәм халыкның саулыгына тискәре йогынтысын тотрыклы киметү;
 автотранспорт чаралары белән йөк ташуның экономик нәтиҗәлелеген аларның матди-техник базасын яңарту аркылы мөмкин кадәр күтәрүгә ирешү һәм автотранспорт чараларында компримацияләнгән табигый газны мотор ягулыгы итеп куллануга өстенлекле шартлар тудыру;
 Татарстан Республикасында компримацияләнгән табигый газ куллануны киңәйтү.
        Программа чаралары 3 этапта тормышка ашырылачак: 1 этап – 2013 ел, 2 этап – 2014-2018 еллар, 3 этап – 2019-2023 еллар.
        Аеруча игътибар мотор газы ягулыгы базарын үстерүне һәм аңа сервис хезмәте күрсәтүне компримацияләнгән табигый газга эшләүче автотранспорт сатып алу белән синхронлаштыруга юнәлтеләчәк. 2014-2018 елларда республиканың торак-коммуналь хуҗалыгында, авыл хуҗалыгында, төзелеш тармагында, ашыгыч ярдәм күрсәтүдә кулланыла торган автомобильләр паркының бер өлешен алыштыру һәм табигый газ куллануга күчерү ният ителә.
        Программа чараларын тормышка ашыру, йөкләр ташуга һәм пассажирлар йөртүгә чыгымнарны киметүдән тыш, республика шәһәрләрендәге һәм торак пунктларындагы экологик хәлне яхшыртачак.
         Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International