Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә яңа билгеләнү

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
        Бүген Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең яңа җитәкчесен рәсми тәкъдим иттеләр. Ул – моңарчы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча эчке эшләр бүлеге башлыгы булып торган Наил Габбас улы Гарипов. Наил Гарипов Казан Авиация институтын тәмамлаган, Әлмәт “Радиоприбор” заводында мастер, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча экологик милиция идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән, 30 ел гомерен Татарстанның эчке органнарында хезмәт итүгә багышлаган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International