Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иҗтимагый советын Андрей Калайда җитәкләячәк

2013 елның 27 сентябре, җомга
        Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды, анда Советның рәисе билгеләнде. Ул вазифа Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни тикшеренү дәүләт институтының Татарстан бүлекчәсе өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Калайдага тапшырылды. Аның кандидатурасы күпчелек тавыш белән якланды. Шул турыда боерык якын арада әзер булачак.
            Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International