ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Мәскәүдә Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV бөтенроссия съезды дәвам итә. Бүген “Крокус Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә панель дискуссияләре, эш һәм презентация сессияләре үтә, аларда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге аеруча мөһим мәсьәләләр карала. Атап әйткәндә – табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшырту, экологик куркынычсызлыкка мониторинг һәм контроль, экологиянең халык хуҗалыгындагы роле, Россия Федерациясе субъектларының тәҗрибәсе.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә, Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV бөтенроссия съездында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә. Аның эшендә Россиянең 83 регионыннан 2 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 52се – Татарстан Республикасы делегатлары. “Региональ политиканың экологик аспектлары” дигән конференциядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады.

Бүген Мәскәүдә, “Крокус Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV бөтенроссия съезды башланды. Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы оештырган бу съездның максаты булып кискен экологик проблемаларны тикшерү, аларны чишү юлларын эзләү, Россиянең табигать саклау законнарын камилләштерү тора.

1
декабрь, 2013 ел
якшәмбе
          Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, 2013 елның 12 декабреннән башлап ел саен, Россия Конституциясе көнендә, җирле вакыт белән 12 сәгать 00 минуттан 20 сәгать 00 минутка кадәр бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Гражданнар Мәскәү шәһәренең, федераль округларның, Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләренең Россия Федерациясе Президенты Кабулиятләрендә (арытаба – Россия Федерациясе Президенты кабулиятләре), башкарма хакимиятнең федераль органнарында һәм тиңдәш территориаль органнарда, дәүләти федераль органнарда һәм тиңдәш территориаль органнарда, Россия Федерациясе субъектларының башкарма дәүләт хакимияте органнарында (арытаба – дәүләт органнары) һәм җирле үзидарә органнарында кабул ителәләр.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәгендә (“ФЦТРБ-ВНИВИ”) булды. “ФЦТРБ-ВНИВИ” – югары интеллектуаль һәм техник куәтләргә ия булган заманча үзәк ул. Аның карамагында заманча матди-техник база һәм югары квалификацияле белгечләр, шул исәптән 100дән артык фән кандидаты һәм докторы бар.


29
ноябрь, 2013 ел
җомга
       Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Татарстан – минем җирем” республика иҗади конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
         Конкурс Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Татарстан Җәмәгать палатасы һәм “Экологик политика һәм культура” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының региональ бүлекчәсе башлангычы белән уздырылды. Проект Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Табигать тарихы музее, “Казан Кирмәне” дәүләти тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Татарстан Рәссамнар берлеге ярдәме белән тормышка ашырылды.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
         2013 елның 28 ноябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров республиканың Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл торак пунктында чишмә ачылуда катнашты. Чара Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде.
          2013 елның 27 ноябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкның фәнни-техник советының әйләнә-тирәлекне саклау секциясенең чираттагы утырышы булып узды.
         2013 елның 26 ноябрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Казан (Идел буе) Филология һәм мәдәният-ара коммуникация федераль институтында “Ренессанс” әдәбият-сәнгать салонының “Экология һәм сәнгать: берлекме, капма-каршылыкмы?” дип аталган икенче утырышы үткәрелде. Бу иҗат кичәсенә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов; филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин; Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россиянең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов чакырылган иде.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген, 2012 елның көзендә башланган “Яшел рекорд” проекты кысаларында, Казан шәһәрендә 100 меңенче агач утыртылды. Аны утыртуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров катнашты. “Казан” гаилә үзәге янындагы территориядә тагын 67 юкә һәм 3 чыршы утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International