Фәнни-техник совет утырышы

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
         2013 елның 27 ноябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкның фәнни-техник советының әйләнә-тирәлекне саклау секциясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда шундый темалар буенча фәнни-тикшеренү эшләре турында хисаплар каралды:
           – “Куйбышев сусаклагычындагы су экосистемаларының һәм гидробионтларның торышына гидромеханик эшләрнең йогынтысын бәяләү буенча фәнни тикшеренү эшләре үткәрү”. Эшләрне башкаручы – Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни тикшеренү дәүләт институтының Татарстан бүлекчәсе.
           – “Татарстан Республикасының төп туфрак типларында авыр металларның фон микъдарының региональ нормативларын әзерләү, 1 этап”. Эшләрне башкаручы – Татарстан Фәннәр Академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.
             Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International