Казанда 100 меңенче агач утыртылды

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Бүген, 2012 елның көзендә башланган “Яшел рекорд” проекты кысаларында, Казан шәһәрендә 100 меңенче агач утыртылды. Аны утыртуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров катнашты. “Казан” гаилә үзәге янындагы территориядә тагын 67 юкә һәм 3 чыршы утыртылды.
Акциядә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, экологик җәмәгатьчелек вәкилләре, быел “алтын” һәм “бриллиант” туйларын үткәрүче гаилә парлары да катнашты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International