Артем Сидоров: «Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елы экономикада экологик компонентның үсешенә яңа этәргеч бирде»

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә, Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV бөтенроссия съездында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә. Аның эшендә Россиянең 83 регионыннан 2 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 52се – Татарстан Республикасы делегатлары. “Региональ политиканың экологик аспектлары” дигән конференциядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. Үз докладында ул: Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елы экономикада экологик компонентның үсешенә яңа этәргеч бирде, дип белдерде. – Татарстан экономика секторының, куәтле химия, нефть, машина төзү индустриясенең реаль үсеше, табигый байлыкларны интенсив индустриаль һәм аграр үзләштерү шартларында ышанычлы һәм тотрыклы үсеш кичерә. Тулай региональ продукт җитештерүнең Татарстан Республикасы Президенты 2016 елга ук билгеләгән 2 триллион сум күләмендәге темпы адекват экологик чаралар белән берлектә үтәлә, аңа тулай чыгымнар елына 15 сумнан да артык.
2007 елда Татарстан Республикасының Экологик куркынычсызлык концепциясе кабул ителде һәм тормышка ашырыла.
Аеруча саклаулы табигать территорияләре системасы, яшәүгә сәләтле табигать һәм биосфера ресурсларын билгеләү һәм саклау актив киңәйтелә. Бу өлкәдә эшләнгән эшләр Табигать саклау халыкара берлеге тарафыннан югары бәяләнде. Бүген, федераль министрлык ярдәмендә, Халыкара берлек белән уртак рәвештә, Экосистемалар белән идарә итү буенча 2015 елда Казанда үткәрергә ният ителгән бөтендөнья конгрессына әзерлек алып барыла.
Татарстандагы имин әйләнә-тирәлекнең мөһим бер өлеше булып урман ресурслары тора, алар табигать саклау, су саклау, савыктыру функцияләрен үтиләр.
2018 елга кадәр дәвердә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү стратегиясендә урманнарны яңадан торгызуның актив алымнары күләмен әкренләп елына 3 мең гектарга җиткерү күздә тотыла.
Урманнарны ясалма яңартуны тизләтү максатыннан, шактый федераль ярдәмнән файдаланып, Европада иң зур Урман селекция-орлыкчылык үзәге кулланышка кертелде, ул елына 12 миллион ябык тамыр системалы үсенте бирә.
Су ресурслары федераль агентлыгы ярдәмендә гидротехник корылмаларны тиешле хәлгә китерү мәсьәләләре уңышлы чишелә.
Өслек суларының яр буе зонасына тискәре йогынтысын киметүгә аеруча игътибар ителә, федераль ярдәм белән тәэмин ителгән региональ максатчан программа эшли.
Татарстан Республикасында Куйбышев сусаклагычы тирәсенә урман утырту проекты эшләнде, аңа халыкара ярдәм күрсәтелә. Безнең проект Глобаль экология фонды советының быел ноябрь аенда Вашингтонда узган 45нче сессиясендә хупланды, аны тормышка ашыруга чараларны 2014 елдан бирә башлау күздә тотыла.
Аеруча игътибар һава бассейнын саклауга юнәлтелә.
Республиканың эре шәһәрләренә атмосферага автотранспорттан пычраткыч матдәләр чыгаруның артуы кебек мегаполислар проблемасы хас. Татарстанда автомобильләр саны арта бара һәм бүген инде 1 миллионнан ашып китте. Транзит автотранспорт агымнары да, шуңа бәйле рәвештә автоягулык станцияләре дә күбәя.
Тулай күләмдә автотранспорт аркылы пычранулар өлеше 60%ка якын, ә эре шәһәрләрдә 70%тан артык.
Хәлне яхшырту өчен ике юнәлештә эш алып барыла.
Шуларның беренчесе – автотранспорт чараларын компримирланган табигый газга күчерү. Быел “Татарстан Республикасында 2013-2023 елларда мотор газы базарын үстерү” дәүләт программасы расланды, аны бергәләп финанслау турында федераль үзәк белән килешүгә кул куелды. Бу программа чараларын тормышка ашыру республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр ташлау елына 13 мең тоннага кыскарачак.
Икенче юнәлеш – автоягулык станцияләрен бензин парларын рекуперацияләү системалары белән җиһазлау программасын тормышка ашыру. Без 2020 елга кадәр республиканың барлык АЗСларын шундый системалар белән җиһазлау бурычын алга куйдык.
Сочи олимпиадасыннан алдарак Казанда узган Бөтендөнья студентлар форумы республиканың барлык экологлары өчен һөнәри сынау булды. Универсиада Казанга бик зур матди мирас – спорт һәм мәдәният корылмалары, камил транспорт инфраструктурасы, күркәм яшеллек зоналары, һәм матди булмаган мирас – гражданнарның, яшь буынның әйләнә-тирәлекне саклауга һәм яхшыртуга яңача мөнәсәбәтен калдырды. Шуңа бер мисал – былтыр Казанда башланган һәм әлегәчә уңышлы дәвам иткән “Яшел рекорд” акциясе. Ноябрь аенда аның кысаларында шәһәрдә 100 меңенче агач утыртылды.
Артем Сидоров шулай ук эшчәнлек, белем алу һәм фәнни-тикшеренү активлыгын үстерү өчен яңа шәһәр тирәлеге булдыру буенча проектларны да искә алды, бу – Казанның Иннополис һәм Смарт-сити дигән иярчен шәһәрләре. Проектларда урбанистика һәм инженерлык инфраструктурасы өлкәсендәге яңа казанышлар, “акыллы” шәһәр территорияләрен төзүдә һәм үстерүдә “яшел стандартлар” куллануның LEED и BREEAM халыкара сертификация стандартларына нигезләнгән практикасы исәпкә алына,
Съезд өч көн буе – 2013 елның 2–4 декабрендә барачак. Съезд делегатлары егермедән артык түгәрәк өстәлдә, дискуссиядә һәм презентация сессиясендә катнашачак.
Съездда “Россия аллеясы” бөтенроссия акциясе башлану турында игълан ителәчәк, шул уңайдан ачык тавыш бирү юлы белән һәр 83 регионның символы дип танылган 83 үсемлектән торган аллея утыртылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International