«Экология һәм сәнгать: берлекме, капма-каршылыкмы?»

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
        2013 елның 26 ноябрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Казан (Идел буе) Филология һәм мәдәният-ара коммуникация федераль институтында “Ренессанс” әдәбият-сәнгать салонының “Экология һәм сәнгать: берлекме, капма-каршылыкмы?” дип аталган икенче утырышы үткәрелде. Бу иҗат кичәсенә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов; филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин; Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россиянең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов чакырылган иде.
           Салонны даими алып баручы Михаил Яо, кеше белән табигатьнең аергысыз бәйләнешен күрсәтеп, дөнья сынлы сәнгатенең күренекле әсәрләре – Тициан, Ботичелли, Рембрандтның, шулай ук рус, совет, хәзерге чит ил рәссамнарының иҗат җимешләре буенча күзәтү ясады. Табигатькә кулланучыл караш тенденциясе, сәнгатьтә тасвирланганча, әкренләп формалашкан һәм хәзергә заманда шомлы күренешкә әверелде.
       Теманы үз иҗатында экологик проблемаларны үзенчәлекле чагылдыручы Григорий Эйдинов белән әңгәмә дәвам итте. Кичәдә катнашучылар рәссамның картиналары белән таныштылар, алар арасында иң күренеклесе – “Кара каргалар китте” дигән сарказмлы сүрәт – рәссам Саврасов сюжетына бүгенге экологик хәл буенча интерпретация иде.
           Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камаловның чыгышы министрлыкның шәһәрдә һәм республикада экологик хәлне тотрыкландыру һәм яхшырту буенча актив социаль хәрәкәтләр белән берлектә үткәрә торган зур һәм комплекслы эшен чагылдырды. “Экология – йорт турындагы фән ул, – диде министр урынбасары, – ә йортны гадәттә анда яшәүчеләр барысы да кайгырта. Шәһәр җәмәгатьчелеге, хәвефле хәлләр турында хәбәр итеп, яңа проект башлап җибәреп, министрлык белән хезмәттәшлек итеп, экологик хәлне яхшырту өчен күп нәрсәләр эшли ала.”
Казан (Идел буе) Филология һәм мәдәният-ара коммуникация федераль институты материаллары буенча.
     Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International