Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль службасы идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнаштылар.
Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Җирне космостан дистанцион зондлау системасын куллана башлады. Беренче космик сүрәтләү өчен Ерак Көнчыгыш территориясе сайлап алынды. Экология министры Сергей Донскойның әйтүенчә, дистанцион зондлау методикасы традицион планлы тикшерүләрдән күп яклары белән өстенрәк, чөнки өзлексез һәм объектив.