Экология министрлыгында «Татарстан – минем җирем» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2013 елның 29 ноябре, җомга
        Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Татарстан – минем җирем” республика иҗади конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
        Конкурс Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Татарстан Җәмәгать палатасы һәм “Экологик политика һәм культура” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының региональ бүлекчәсе башлангычы белән уздырылды. Проект Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Табигать тарихы музее, “Казан Кирмәне” дәүләти тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Татарстан Рәссамнар берлеге ярдәме белән тормышка ашырылды.
        Конкурс 2013 елның 10 сентябрендә башланды. Аңа Татарстанның 43 районыннан 2500 чамасы эш тапшырылды. Катнашучылар арасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр; мәктәпләрдә, интернатларда, балалар йортларында, училищеларда укучылар, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары бар иде. Тапшырылган эшләрнең күбесе – рәсемнәр (1052), фотоколлажлар (514), рециклинг материаллардан эшләнмәләр (347), социаль плакатлар (204), видео- һәм аудиосюжетлар, сценарийлар (197). Конкурска шулай ук 186 әдәби эш тапшырылып, шуларның 100е татар телендә язылган иде.
          Конкурсның кагыйдәләре буенча, иҗади эшләрне компетентлы жюри 5 категориядә бәяләде, катнашучылар яшь буенча 3 төркемгә бүленде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, мәктәп балалары, студентлар һәм яшь белгечләр.
            Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International