ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районындагы “Табигать дуслары” җәйге мәктәп яны лагерына бардылар. (Лагерьның эше яшь буынга экологик тәрбия һәм аң-белем бирүгә юнәлтелгән.) Белгечләр анда лекция укыдылар, туган як табигатен саклау турында фильм күрсәттеләр, балаларның сорауларына җавап бирделәр.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Традиция буларак, июньнең беренче шимбәсендә Россиядә Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
Су астында йөзү клублары бу көндә җирле сулыкларга барып, яр буйларын һәм су төбен аквалангистлар ярдәмендә чистарталар. Казанда акция 7 июньдә Тирән һәм Аккош күлләрендә үткәрелде, аны Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәмендә оештырды. Сулыкларны чистарту көнендә экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыяте вәкилләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм активистлар да катнашты. Күлләр территориясеннән һәм су төбеннән 7 кубометр чүп-чар чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада үткәрелгән санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг уздырылды.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров журналистларга, 1 апрельдән 1 июньгә кадәрге рейд тикшерүләрендә дәүләт инспекторлары 5567 табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклады, дип белдерде. Административ җаваплылыкка 182 юридик зат тартылган, вазифалы һәм физик затларга 4475 беркетмә төзелгән. Салынган штрафларның тулай суммасы – 26 миллион 530 мең сум. Икеайлык чорында ачыкланган 1217 рөхсәтсез чүплекнең 1085е, ягъни 89%ы бетерелгән.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
5 июньдә республикабызда һәм бөтен илебездә Эколог көне, ә дөнья күләмендә Әйләнә-тирәлекне саклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм табигатьне саклау һәм тергезү кебек игелекле эшкә хәл кадәренчә өлеш кертүчеләрнең барсына да кагыла. Әмма бүген әйләнә-тирәлекне саклаучы һөнәр ияләрен генә түгел, көндәлек үз тормышында табигый байлыкларны саклау һәм арттыру турында кайгыртучыларны да котлыйсы килә. Шунысы да сөенечле – соңгы елларда бездә экологик хәрәкәткә бөтен халык кушылды, һәм ул иң югары политик кимәлдә дә яклана. Цивилизациянең киләчәге, җир йөзендә җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, һәр кешенең тормышы үзебезнең тырышлыкка бәйле икәнне елдан-ел күбрәк кешеләр төшенә бара.
2014 елның 5 июнендә Россия, Белоруссия һәм Казахстан территорияләрендә Эколог көне үткәрү кысаларында беренче Халыкара экологик өмә үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары һәм “Бердәм Россия” политик партиясенең “Яшь гвардиясе” белән бергә, Кабан күле ярларын чүп-чардан чистартачак. Шундый ук җыештырулар Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында уздырыла.
Пермь крае Чайковский районында Кама елгасында булган вакыйга уңаеннан (2014 елның 1 июнендә өч мең тонна чамасы техник тоз төягән баржа баткан иде), Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе һәм Кама аръягы территориаль идарәләре белгечләре, су объектының экологик торышы начараюдан саклану максатында, Кама елгасыннан әледән-әле су пробалары алалар. Мәсәлән, Красный Ключ бистәсенең техник су алгычы төбәгендә, Чаллы һәм Алабуга су алгычлары төбәгендә пробалар алынды.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
3-6 июньдә Мәскәүнең “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә “ЭКВАТЕК-2014” халыкара форумы үткәрелә. Ул Россиядә һәм БДБда су белән тәэмин итү һәм су бүлү, су технологияләре, су чыганакларыннан бәрәкәтле файдалану һәм аларны яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган иң эре конгрессион чара булып тора.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Узган ялларда «Көньяк» сәүдә-тамаша үзәге мәйданында Бөтендөнья балаларны яклау көненә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Балаларга – яшел дөнья» бәйрәме үткәрелде. Барлык теләүчеләр «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе җитәкчелегендә катыргы ЭКО-шәһәр төзүдә катнаша алдылар. Җыелган халыкка «Радуга» экологик театрының «Нарат турында баллада» театраль тамашасы күрсәтелде. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның нәфис гимнастика буенча абсолют чемпионы, Россиянең спорт мастеры Дарья Шарованың бию һәм пластика студиясе ярдәмендә оештырылган балалар бию конкурсы үткәрелде. «Көньяк» капкасы алдында исә сәнгать бәйгесе булып узды.

31
май, 2014 ел
шимбә
Бүген Су спорты сараенда, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, йөзү ярышлары булып узды. Беренче урынны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы яулады. Икенче урында – Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы командасы, өченче урында – Татарстан Президенты аппараты командасы.

30
май, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында табигать саклау буенча җәмәгать инспекторларына таныклыклар тапшыру тантанасы булып узды. Документларны министр Артем Сидоров тапшырды. Ул табигать саклаучыларны күренекле вакыйга белән котлады, табигать саклау кебек катлаулы эштә гадел һәм катгый булырга чакырды.
Шулай ук бүген министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов шөгыль үткәреп, җәмәгать инспекторларына эш өчен кирәкле белешмә материаллар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International