ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2015 ел
шимбә

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән түбәнкамалыларны Бөек Җиңү белән котлады.

Татарстан Президентының мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр әйтелгән иде:

“Җиңү көне – дәвере чыкмый торган, бөек илебезнең һәр кешесенә якын һәм аңлаешлы булган, милләтләргә һәм диннәргә аерылмаган бәйрәм булып тора. Өч миллионлы Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше чыгып киткән, шуларның яртысы диярлек туган йортка кире кайталмаган. 

8
май, 2015 ел
җомга

Бүген “Татарстанның байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе”нең Ишү спорты үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышлар үткәрелде. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре, Татарстан Дәүләт советы депутаты Рәфис Борһанов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе ректоры Йосыф Якупов, суда ишү спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Идел буе Физик культура һәм спорт академиясе студентлары катнашты. Ярышларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры – Татарстан Байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе президенты Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәге булып тора, бу исә ачык суда киң күләмле спорт чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Идел һәм Каманың су саклагыч зоналары елы итеп үткәрергә тәкъдим иткән. Бу исә сулыкларның яр буйларында оешкан төстә күмәк ял итү урыннарын күбәйтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта елга яр буйларын төзекләндерү, су саклау зоналарында комфортлы шартлар булдыру чаралары планы әзерләнә.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 7 маеннан “Халык контроле” ДИСда яңа “Законсыз карьерлар” категориясе эшли башлады. Анда файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында хәбәрләр бастырыла.

Хәбәрне бастыруның төп шартлары:

– махсус техниканың эшләве теркәлгән карьер фотосы (фотода махсус техника яисә тәгәрмәч, чүмеч эзләре булырга тиеш). Фотоматериал агымдагы ел мизгеленә туры килергә тиеш. Фото урынына карьерның урнашуы тамгаланган карта скриншотын һәм карьерның төгәл текстлы адресын җибәрергә дә ярый;

– эшкәртелә торган карьерның төгәл адресы булырга тиеш.

Фотода машинаның укылышлы номеры яисә хәбәр текстында машина номеры күрсәтелсә яхшы.

Элеккечә үк, гражданнар законсыз карьер эшкәртү урыннары турында 267-68-67 кайнар телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә ала.

Министрлыкның матбугат хезмәте


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 13 маенда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Экологик белем көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” акциясе үткәрелә. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Бу көндә лекцияләрне федераль һәм республика башкарма хакимият органнары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре, республика югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары укыячак.
“Чисталык дәресе” акциясе яшь буында экологик белемнәр таратуга, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүгә, дөньяга экологик караш формалаштыруга, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирүгә булышуга юнәлтелә.


3
май, 2015 ел
якшәмбе
Экология министры Артем Сидоров Лаеш районы җәмәгатьчелеге белән очрашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Лаеш муниципаль районында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Лаеш районы җәмәгатьчелеге, бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр белән очрашты. 

1
май, 2015 ел
җомга
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 1100 чүплек урыны ачыкланды. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар Министры Артем Сидоров докладында әйтеп үтелә. Иң актив шәһәр һәм районнар арасында - Казан, Черемшән, Ютазы, Әгерҗе районнары. 

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 30 апрелендә, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Тукай муниципаль районында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Тукай районы җәмәгатьчелеге, бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Табигать күзәтчелеге­нең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Тукай районы башлыгы катнашты. Экология министры Артем Сидоровның белдерүенчә, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән 2016 ел Идел һәм Кама елгаларының су саклау зоналары елы дип игълан ителгән. Елгаларның яр буе территория­ләрен төзекләндерү, су саклау 

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үткәрде. Утырыш кысаларында Түбән Кама индустриаль узелы предприятиеләре тарафыннан узелның бердәм санитар-саклау зонасы проекты кысаларындагы чаралар тормышка ашырылу, “Түбән Кама-нефтехим” ПАҖнең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.



28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүленгән полосаларны һәм якын-тирә территорияләрне Казан – Биектау – Арча районы маршруты буенча кабаттан тикшерү үткәрелде. Рейдта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре, Горький тимер юлының Казан регионы вәкилләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты. Беренче тикшерү 10 апрельдә үткәрелгән иде. Экологлар Горький тимер юлына бүленгән полосаларның һәм тирә-як территорияләрнең торышын тулаем канәгатьләнерлек дип таптылар.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыдагы “Инвест Ойл” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан бензовозларга җыю системасы белән танышты.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үз автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International