13 майда Татарстанда экологик дәресләр үткәрелә

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

2015 елның 13 маенда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Экологик белем көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” акциясе үткәрелә. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Бу көндә лекцияләрне федераль һәм республика башкарма хакимият органнары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре, республика югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары укыячак.
“Чисталык дәресе” акциясе яшь буында экологик белемнәр таратуга, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүгә, дөньяга экологик караш формалаштыруга, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирүгә булышуга юнәлтелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International