Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән түбәнкамалыларны Бөек Җиңү белән котлады.
Татарстан Президентының мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр әйтелгән иде:
“Җиңү көне – дәвере чыкмый торган, бөек илебезнең һәр кешесенә якын һәм аңлаешлы булган, милләтләргә һәм диннәргә аерылмаган бәйрәм булып тора. Өч миллионлы Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше чыгып киткән, шуларның яртысы диярлек туган йортка кире кайталмаган. Без хаклы рәвештә Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллан, Николай Столяров, Гази Заһитов, Алексей Исаев, Сабир Әхтәмов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләр белән горурланабыз. Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр хәтере рәхмәтле токымнарының йөрәкләрендә саклана, урам исемнәрендә, меңнәрчә бронза һәм гранит монументларда мәңгеләштерелгән, мәктәп һәм төбәк музейларында экспонатлар булып саклана. Буыннарның өзелмәс бәйләнеше татарстанлыларның бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясендә һәм Җиңү көненә багышланган бүтән чараларда катнашуы белән дә дәлилләнде.
Вакыт аяусыз, һәм безнең арада ул хәйран тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашучылар азая бара. Аларны лаеклы яшәү шартлары белән тәэмин итү дә шул рәвешчә мөһимләшә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстанда бу юнәлештә шактый эшләр эшләнде, алар арытаба да дәвам итәр.
Җиңү көне арытаба да безнең өчен бәхәссез әхлакый маяк булып калыр, киләсе буыннар да үз эшләрен шуңа карап бәяләр. Газиз туган җиребезгә тынычлык һәм ирек яулаучыларга мәңгелек дан! Кадерле ветераннарга чын күңелдән саулык һәм иминлек, бөтен Татарстан халкына аяз күк һәм иҗади хезмәт шатлыгы телим.”
Министрлыкның матбугат хезмәте