Бүген “Татарстанның байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе”нең Ишү спорты үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышлар үткәрелде. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре, Татарстан Дәүләт советы депутаты Рәфис Борһанов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе ректоры Йосыф Якупов, суда ишү спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Идел буе Физик культура һәм спорт академиясе студентлары катнашты. Ярышларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры – Татарстан Байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе президенты Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәге булып тора, бу исә ачык суда киң күләмле спорт чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Идел һәм Каманың су саклагыч зоналары елы итеп үткәрергә тәкъдим иткән. Бу исә сулыкларның яр буйларында оешкан төстә күмәк ял итү урыннарын күбәйтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта елга яр буйларын төзекләндерү, су саклау зоналарында комфортлы шартлар булдыру чаралары планы әзерләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте