2015 елның 7 маеннан “Халык контроле” ДИСда яңа “Законсыз карьерлар” категориясе эшли башлады. Анда файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында хәбәрләр бастырыла.
Хәбәрне бастыруның төп шартлары:
– махсус техниканың эшләве теркәлгән карьер фотосы (фотода махсус техника яисә тәгәрмәч, чүмеч эзләре булырга тиеш). Фотоматериал агымдагы ел мизгеленә туры килергә тиеш. Фото урынына карьерның урнашуы тамгаланган карта скриншотын һәм карьерның төгәл текстлы адресын җибәрергә дә ярый;
– эшкәртелә торган карьерның төгәл адресы булырга тиеш.
Фотода машинаның укылышлы номеры яисә хәбәр текстында машина номеры күрсәтелсә яхшы.
Элеккечә үк, гражданнар законсыз карьер эшкәртү урыннары турында 267-68-67 кайнар телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә ала.
Министрлыкның матбугат хезмәте