26 апрельдә “Төзүче” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол буенча финал ярышлары булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, Татарстан Президенты Аппараты командасын гына алга үткәреп, II урынны алды. Өченче урында – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре традицион “Агач утырту көнендә” катнашып, Кадыш бистәсе янындагы урманлыкта 100дән артык нарат үсентесе утыртты. Акция урманнарга сак караш тәрбияләү максатында үткәрелде. Агач утыртулар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да үткәрелде.
Бүген Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарында, санитар-экологик икеайлык кысаларында, территорияләрне чистарту өмәләре үткәрелде. Шәһәр өмәсе Казанда да үткәрелде, анда республиканың министрлык һәм тармак коллективлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук 65 меңләп шәһәр халкы катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең берничә төбәген тәртипкә китерде. Шул төбәкләрнең берсе Ватан урамы 37 йорты янындагы урманлык иде, аны Министрлыкның һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның, Казан политехник колледжының, Казан автотранспорт техникумының йөздән артык хезмәткәре чистартты. Территориядән ике КамАЗ чүп-чар озатылды. Җыештыруга бүген Татарстанның 26 муниципаль районында яшәүчеләр дә чыкты.
25 апрель көнне Татарстанның шәһәр һәм районнарында территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Казандагы өмәдә министрлыклар һәм тармаклар, предприятие һәм оешмалар коллективлары, 65 меңнән артык шәһәр халкы катнашачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәннәре, “Будетчисто” ирекле экологик хәрәкәт активистлары белән бергә, Өйләнешүчеләр паркын (Порт һәм Девятаев урамнары чатын) һәм Ватан урамы 37 урманлыгын тәртипкә китерәчәк. Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү өмәсе кысаларында территорияне чүп-чардан, коры үлән һәм яфрактан, ботаклардан җыештыру күздә тотыла. Чара 10.00дә башлана.
“Сыерчыклар кайтты” экологик белем бирү акциясенә йомгак ясалды. Быел жюри хөкеменә меңнән артык сыерчык оясы һәм кош җимлеге тәкъдим ителде. Акциядә алты яшьтән олырак балалар, мәктәп укучылары, балалар йорты һәм интернат тәрбиячеләре катнашты. Конкурста җиңеп чыктылар:
1. Хәкимов Әмир, 58нче мәктәп, 3А класс;
2. Заһретдинова Айсылу, 10нчы мәктәп, 4Б класс;
3. Журкин Егор, 58нче мәктәп, 3А класс;
4. Кәлимуллин Ренар, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8А класс;
5. Шәрифуллина Элина, 119нчы мәктәп 4Б класс;
6. Маркова Регина, 25нче балалар бакчасы;
7. Әхтәмов Рәмил, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;
8. Изергина Владислав, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;
9. Карпов Вадим, 79нчы мәктәп, 3Б класс;
10. Николаев Женя, 81нче мәктәп, 5А класс;
11. Мозаффарова Язилә, 20нче гимназия, 1А класс;
12. Заһретдинов Дамир, 20нче гимназия, 7А класс;
13. Гатапов Дымбрыл, 131нче Раиф мәктәбе, 7 класс;
14. Латвенос Максим, Раиф мәктәбе, 8 класс;
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк аппараты һәм территориаль идарәләренең структур тармакларында “Мәнфәгать конфликтларын булдырмау яки көйләү, бурычларны үтәү буенча дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычлар, чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр” дигән темага хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде.
“2015 елгы Парклар маршы” һәм “Җир көне” халыкара табигать саклау акцияләре кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, “Түбән Кама” милли паркы белән берлектә, “Экологик трамвай” табигать саклау акциясе үткәрде. Чарада Чаллы шәһәренең мәктәп балалары, иҗтимагый экологик оешмалары катнашты. Төп максаты – җәмәгать игътибарын экология һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү.
Бүген Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен “Җир көне” экологик агарту чарасы үткәрелде. Бу бәйрәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Татарстан иреклеләре акциясенең бер өлеше булды. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Балалар музыкаль программада, конкурс һәм викториналарда катнаштылар, табигать турында шигырьләр сөйләделәр. “Здравушка” тернәкләндерү үзәге территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре элделәр.
22 апрель – БМО эгидасы астында үткәрелә торган Халыкара Җир көне (International Earth Day). Бу бөтендөнья акциясенең төп максаты булып җәмәгать һәм планетадагы һәр кеше игътибарын Җир һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү тора.
Россия традициясе буенча Халыкара Җир көнендә төрле җәмәгать оешмалары экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә. Теләгән һәр кеше үз ишегалдын я урамын төзекләндерү һәм яшелләндерүдә катнаша ала.