ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Җир турындагы фәннәрдә яңа идеяләр” XII халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара. Аны Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геологик эзләнүләр университеты оештырган. Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемаларына багышланган бу конференция кысаларында шундый фәнни секцияләр эшли:

– “геологик процесслар, стратиграфия, тектоника һәм геодинамика”;

– “утырым бассейннары һәм күмер, нефть, газ проблемалары”;

– “минералогия, петрография һәм геохимия”;

– “каты файдалы казылмалар геологиясе, аларны эзләү, минерагения”:

– “эзләнүләр геофизикасы һәм геоинформатикасы”;

– “сибелмә һәм диңгез яткылыкларының геотехнологиясе, экологиясе, аларны комплекслы үзләштерү”;

– “скважиналар бораулау технологиясе һәм техникасы”;

– “геоэтика, геоэкология һәм әйләнә-тирәлекне саклау” һәм башкалар.



8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Югары судының суд коллегиясе Дәрвишләрдә битум түгелү факты буенча апелляция жалобасын карады. Суд карары буенча җинаять җаваплылыгына өч физик зат тартыла, аларга матди зыянны капларга туры киләчәк.

Белешмә өчен:

Татарстан Югары судының суд коллегиясе хөкем ителгән Д.И.Нургалиеваның Казан шәһәре Совет районы судының №1-277/14 җинаять эше буенча 15.12.2014 ел хөкеменә апелляция жалобасын карады. Жалоба канәгатьләндерелмәде, һәм хөкем карары Россия Федерациясе Җинаять-процесс кодексының 390 статьясы нигезендә 2015 елның 24 февраленнән закон көченә керде.


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “ТрансНефтеПродукт” ҖЧҖнең Чаллының Машина төзүчеләр урамында урнашкан автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базасында рекуперацияләү өчен бензовозларга җыю системасы белән танышты.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 36 станция җиһазланган.



6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында еллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелде. Анда катнаштылар: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының “Чулпан” дәүләти табигать комплексы тыюлыгы директоры Фәнил Гыймадиев, Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең башкарма киңәшчесе Юрий Павлов, “Максидом” компаниясенең PR директоры Дарья Сергиенко.

“Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау акциясенең төп вакыйгасы – сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча балалар конкурсы. Узган елларда ул берничә мең баланы, ата-ананы, укытучыны берләштерә иде. Конкурста катнашу өчен балалар ясаган кош ояларын хәзер шәһәребез урамнарында һәм паркларында күрергә мөмкин. Быел бу акция Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Элеккечә, конкурста 6 яшьтән олырак булган һәм бала катнаша ала. Катнашуга гаризалар ВКонтакте http://vk.com/maxidom сайтындагы рәсми төркемдә, “Сыерчыклар кайтты конкурсы” темасында кабул ителә.



3
апрель, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле геологлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән кайнар котлыйм!

Геолог көнендә Россия Федерациясендә геологик белешмәләрне бөртекләп туплаучы, экономика өчен гаять зур җир асты байлыкларын ачучы кешеләргә игътибар юнәлтелә. Бу бәйрәм үзләрен авыр да, бик кирәкле дә булган, көндәлек киеренке хезмәт, тирән теоретик белемнәр һәм ихлас бирелгәнлек сорый торган геолог һөнәренә багышлаган кешеләр өчен һәрчак күренекле вакыйга булды һәм шулай булып калыр.

Сезнең фидакарь хезмәтегез белән Россия экономикасының нигезен тәшкил иткән күп тармакларның эше өчен фундамент салынды. Бүгенге көндә бер генә җитди төзелеш тә алдан геологик нигезләүсез башкарыла алмый. Барлык дәверләрдә бу һөнәр ияләре лаеклы хөрмәт һәм дәрәҗә казанган. Геология бүген дә югары үскән, үз эченә куәтле геология-геофизика комплексын, заманча компьютер технологияләрен, һәм иң мөһиме – югары квалификацияле белгечләрне алган фән булып тора. Ул белгечләр үз белемнәрен һәм традицияләрен яшь буынга да тапшыра киләләр – Татарстан геологлары мәктәбенең дөньякүләм танылуы шул турыда сөйли.

2015 елның 1 апрелендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы­ның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, Чаллы шәһәре Комсомол ЭЭБнең экономик җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, дәүләти экологик мониторинг кысаларында, Чаллы шәһәренең Комсомол районы территориясендә 7150 квадрат метр мәйданда гомуми таралган файдалы казылма (балчык) чыгаруны ачыклады.

Балчыкны Чаллының бер предприятиесе дәүләт номерлары булмаган HITACHI экскаваторы белән чыгарып, HYUNDAI төягече белән КамАЗларга төягән. Хәзерге вакытта бу хокук бозуга катнашлы затлар турында белешмәләр туплана. Барлыгы 100 мең тоннадан артык файдалы казылма чыгарылган. Алдан исәпләү буенча 22 миллион 659 мең 565 сумлык зыян салынган. 

2015 елның 28 мартында 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халыкара “Җир сәгате” акциясендә катнашты, аңа республиканың башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, предприятие һәм оешмалары, халык та кушылды. Биналарны, корылмаларны архитектур-декоратив яктырту, торак йортларны яктырту, электр җайланмалары сүндереп торылды, электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар күрелде.



2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 1 апреленнән республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, ярашлы торышка китерү максатыннан санитар-экологик икеайлык үткәрүгә кереште.

Икеайлыкның беренче көннәрендә Экология министрлыгының һәм муниципаль берәмлекләрнең күзәтчелек органнары тулаем республика буенча 110 бозыш ачыклады, шуларны 50се бетерелде, нәтиҗәләр буенча 87 беркетмә төзелде: 1се юридик затка, 15е вазифалы затка, 72се физик затка карата. Барлыгы 302.5 мең сумлык штрафлар салынды.

1699.5 кв.м мәйданлы 52 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланып, 614.6 кв.м мәйданлы 18е бетерелде.

Икеайлык барышында халык белән икеяклы элемтә урнаштыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары эшкә кушылды. 1-2 апрельдә 267-68-67 телефоны аша табигать законнары бозылу турында 6 мөрәҗәгать, 

Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, XVI халыкара “Энергетика. Ресурсларны саклау-2015” махсус күргәзмәсе кысаларында, “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясе үткәрелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек иткән бу чарада ЮНИДО проектының Россия Федерациясендәге милли координаторы Борис Мельничук та катнашты. Конфе­ренциядә энергия саклау программаларын тормышка ашыру, ягулык-энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арытаба күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:

– чиста һәм ресурс саклаулы җитештерү инструменты буларак ЮНИДОның TEST методологиясе;

– энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү методы буларак “яшел” стандартлар;

– Чаллы ТЭЦының төтен морҗасыннан алынган метеорологик белешмәләрнең ышанычлылыгын күтәрү;


6 апрельдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Казан ш., Павлюхин ур. 75) “Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә.

“Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау акциясенең төп вакыйгасы – сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча балалар конкурсы. Узган елларда ул берничә мең баланы, ата-ананы, укытучыны берләштерә иде. Конкурста катнашу өчен балалар ясаган кош ояларын хәзер шәһәребез урамнарында һәм паркларында күрергә мөмкин. Быел бу акция Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Элеккечә, конкурста 6 яшьтән олырак булган һәм бала катнаша ала. Катнашуга гаризалар ВКонтакте http://vk.com/maxidom сайтындагы рәсми төркемдә, “Сыерчыклар кайтты конкурсы” темасында кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International