Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “ТрансНефтеПродукт” ҖЧҖнең Чаллының Машина төзүчеләр урамында урнашкан автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базасында рекуперацияләү өчен бензовозларга җыю системасы белән танышты.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 36 станция җиһазланган.
Әйләнә-тирәлекне нефть продуктларының зарарлы йогынтысыннан саклау хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе булып тора, һәм республика предприятиеләренең моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Министрлыкның матбугат хезмәте