Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, XVI халыкара “Энергетика. Ресурсларны саклау-2015” махсус күргәзмәсе кысаларында, “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясе үткәрелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек иткән бу чарада ЮНИДО проектының Россия Федерациясендәге милли координаторы Борис Мельничук та катнашты. Конференциядә энергия саклау программаларын тормышка ашыру, ягулык-энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арытаба күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:
– чиста һәм ресурс саклаулы җитештерү инструменты буларак ЮНИДОның TEST методологиясе;
– энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү методы буларак “яшел” стандартлар;
– Чаллы ТЭЦының төтен морҗасыннан алынган метеорологик белешмәләрнең ышанычлылыгын күтәрү;
– суны табигый процесслар нигезендә реагентсыз дезинфекцияләү алымы;
– машина төзү комплексында суны рациональ куллану;
– Россия экономикасын инновацион үстерү, белгечләрнең һәм халыкның инновацион һәм экологик культурасын күтәрү;
– мини-ТЭСта активлаштырылган күмер җитештерүнең нәтиҗәлелеге һәм башкалар.
Министрлыкның матбугат хезмәте