Татарстан Югары судының суд коллегиясе Дәрвишләрдә битум түгелү факты буенча апелляция жалобасын карады. Суд карары буенча җинаять җаваплылыгына өч физик зат тартыла, аларга матди зыянны капларга туры киләчәк.
Белешмә өчен:
Татарстан Югары судының суд коллегиясе хөкем ителгән Д.И.Нургалиеваның Казан шәһәре Совет районы судының №1-277/14 җинаять эше буенча 15.12.2014 ел хөкеменә апелляция жалобасын карады. Жалоба канәгатьләндерелмәде, һәм хөкем карары Россия Федерациясе Җинаять-процесс кодексының 390 статьясы нигезендә 2015 елның 24 февраленнән закон көченә керде.
Алдарак, 2014 елның 14 декабрендә Казан шәһәре Совет районы суды Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы милкендәге, тулай мәйданы 1860 кв.м булган, Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамы юлыннан “Медик” бакчачылык ширкәтенә таба якынча 150 метр ераклыкта урнашкан җир кишәрлекләрен кимендә 2095 тонна нефть шламы түгеп пычрату факты буенча №1-277/14 ел җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган иде.
Хөкем карарына ярашлы рәвештә хөкем ителделәр:
1. Нургалиева Диана Искәндәровна РФ ҖК 254 ст. 1 ө., РФ ҖК 261 ст. 4 ө. буенча 360000 сум күләмендә дәүләт исәбенә штраф рәвешендә җинаять җәзасы билгеләнеп, җәзадан Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының “Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы уңаеннан амнистия игълан ителү турындагы” №3500-6ГД 18.12.2013 ел карарының 9 пунктына ярашлы рәвештә азат ителгән.
2. Павлов Евгений Геннадьевич РФ ҖК 254 ст. 1 ө., РФ ҖК 261 ст. 4 ө. буенча 360000 сум күләмендә дәүләт исәбенә штраф рәвешендә җинаять җәзасы билгеләнеп;
3. Нуретдинов Булат Гомәрович РФ ҖК 254 ст. 1 ө., РФ ҖК 261 ст. 4 ө. буенча 360000 сум күләмендә дәүләт исәбенә штраф рәвешендә җинаять җәзасы билгеләнеп.
Суд хөкеме белән гражданлык дәгъвәләре канәгатьләндерелеп, хөкем ителгән Д.И.Нургалиевадан, Е.Г.Павловтан, Б.Г.Нуретдиновтан солидар тәртиптә “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКИ файдасына, җир пычранудан килгән зыянны каплау өчен – 3187243 сум 70 тиен; урман агачлары зарарланган өчен – 4146 сум 30 тиен; Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы файдасына – 1092000 сум; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты файдасына – 50451 сум 20 тиен түләтелгән; гражданлык дәгъвәләре барлыгы 4333841 сум 20 тиенгә канәгатьләндерелгән.
Суд хөкеме белән гражданлык дәгъвәсен тәэмин итү буенча чаралар: Д.И.Нургалиеваның автомашинасына салынган арест, Казан ш. Чистай ур. 20/12 адресындагы 191.1 кв.м мәйданлы торак булмаган бинага арест, Б.Г.Нуретдиновның квартирына арест, “ИнвестРиэлт” ҖЧҖнең исәп счетында булган акча чараларына арест кире кагылмады.
Югарыда күрсәтелгән табигать саклау законнарын бозуны ачыклау, табигать саклау законнарын бозу факты буенча тикшерү материалларын хокук саклау органнарына җинаять эше кузгату өчен юнәлтү, кузгатылган җинаять эше буенча салынган зыянны исәпләү Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан башкарылды. Табигать саклау законнарын бозуны Министрлык инспекторлары 2013 елның апрелендә ачыклады. Гаепле затларның гамәлләре белән әйләнә-тирәлеккә һәм урман агачларына зыян салынды. Министрлык битумны җыеп ташуны оештырды. 2013 елның октябрендә территорияне биологик рекультивацияләү чаралары үткәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте