Бу көннәрдә Мәскәүдә “Җир турындагы фәннәрдә яңа идеяләр” XII халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара. Аны Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геологик эзләнүләр университеты оештырган. Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемаларына багышланган бу конференция кысаларында шундый фәнни секцияләр эшли:
– “геологик процесслар, стратиграфия, тектоника һәм геодинамика”;
– “утырым бассейннары һәм күмер, нефть, газ проблемалары”;
– “минералогия, петрография һәм геохимия”;
– “каты файдалы казылмалар геологиясе, аларны эзләү, минерагения”:
– “эзләнүләр геофизикасы һәм геоинформатикасы”;
– “сибелмә һәм диңгез яткылыкларының геотехнологиясе, экологиясе, аларны комплекслы үзләштерү”;
– “скважиналар бораулау технологиясе һәм техникасы”;
– “геоэтика, геоэкология һәм әйләнә-тирәлекне саклау” һәм башкалар.
Конференциядә катнашучыларның минералогик һәм палеонтологик музейларга баруы да ният ителә. “Җир турындагы фәннәрдә яңа идеяләр” халыкара фәнни-гамәли конференциясе 10 апрельдә ябылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте