Хөрмәтле геологлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән кайнар котлыйм!
Геолог көнендә Россия Федерациясендә геологик белешмәләрне бөртекләп туплаучы, экономика өчен гаять зур җир асты байлыкларын ачучы кешеләргә игътибар юнәлтелә. Бу бәйрәм үзләрен авыр да, бик кирәкле дә булган, көндәлек киеренке хезмәт, тирән теоретик белемнәр һәм ихлас бирелгәнлек сорый торган геолог һөнәренә багышлаган кешеләр өчен һәрчак күренекле вакыйга булды һәм шулай булып калыр.
Сезнең фидакарь хезмәтегез белән Россия экономикасының нигезен тәшкил иткән күп тармакларның эше өчен фундамент салынды. Бүгенге көндә бер генә җитди төзелеш тә алдан геологик нигезләүсез башкарыла алмый. Барлык дәверләрдә бу һөнәр ияләре лаеклы хөрмәт һәм дәрәҗә казанган. Геология бүген дә югары үскән, үз эченә куәтле геология-геофизика комплексын, заманча компьютер технологияләрен, һәм иң мөһиме – югары квалификацияле белгечләрне алган фән булып тора. Ул белгечләр үз белемнәрен һәм традицияләрен яшь буынга да тапшыра киләләр – Татарстан геологлары мәктәбенең дөньякүләм танылуы шул турыда сөйли.
Хөрмәтле тармак ветераннары! Сез һәрчак югары һөнәри осталык, уңышка ышану һәм иптәшләрчә ярдәмчеллек белән аерылып тордыгыз. Сез, Россиянең экономик үсешенә ныклы база корып, киләчәк өчен эшлисез.
Сезнең алда яңа үрләр, яңа бурычлар тора, аларны чишү сездән барлык туплаган белем һәм тәҗрибәгезне сорар. Хөрмәтле җир байлыгы эшчәннәре, барыгызга да яңа ачышлар, сәламәтлек, бәхет, җир астын геологик өйрәнүдә яңа уңышлар телим!