2015 елның 1 апреленнән республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, ярашлы торышка китерү максатыннан санитар-экологик икеайлык үткәрүгә кереште.
Икеайлыкның беренче көннәрендә Экология министрлыгының һәм муниципаль берәмлекләрнең күзәтчелек органнары тулаем республика буенча 110 бозыш ачыклады, шуларны 50се бетерелде, нәтиҗәләр буенча 87 беркетмә төзелде: 1се юридик затка, 15е вазифалы затка, 72се физик затка карата. Барлыгы 302.5 мең сумлык штрафлар салынды.
1699.5 кв.м мәйданлы 52 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланып, 614.6 кв.м мәйданлы 18е бетерелде.
Икеайлык барышында халык белән икеяклы элемтә урнаштыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары эшкә кушылды. 1-2 апрельдә 267-68-67 телефоны аша табигать законнары бозылу турында 6 мөрәҗәгать, “Халык контроле” системасы аша “Чүплекләр” категориясе буенча 3 мөрәҗәгать керде, материаллар Министрлыкның территориаль идарәләрендә карауга юнәлтелде, 1се буенча карар кабул ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте