2015 елның 1 апрелендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, Чаллы шәһәре Комсомол ЭЭБнең экономик җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, дәүләти экологик мониторинг кысаларында, Чаллы шәһәренең Комсомол районы территориясендә 7150 квадрат метр мәйданда гомуми таралган файдалы казылма (балчык) чыгаруны ачыклады.
Балчыкны Чаллының бер предприятиесе дәүләт номерлары булмаган HITACHI экскаваторы белән чыгарып, HYUNDAI төягече белән КамАЗларга төягән. Хәзерге вакытта бу хокук бозуга катнашлы затлар турында белешмәләр туплана. Барлыгы 100 мең тоннадан артык файдалы казылма чыгарылган. Алдан исәпләү буенча 22 миллион 659 мең 565 сумлык зыян салынган. Материаллар җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен Чаллы шәһәренең 2нче “Комсомол” полиция бүлегенә тапшырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте