2015 елның 28 мартында 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халыкара “Җир сәгате” акциясендә катнашты, аңа республиканың башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, предприятие һәм оешмалары, халык та кушылды. Биналарны, корылмаларны архитектур-декоратив яктырту, торак йортларны яктырту, электр җайланмалары сүндереп торылды, электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар күрелде.
Казанда акция барышында “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгын, шул исәптән Татарстан Президенты резиденциясе булган Губернатор сараен, Колшәриф мәчетен, Благовещение соборын һәм башка ансамбль корылмаларын, Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы биналарын, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залын, IT-паркны сәнгатьле яктырту туктатып торылды. Акциягә шулай ук “Корстон” һәм “Казан гранд-отеле” кебек эре спорт, кунакханә һәм күңел ачу комплекслары, Казан Ратушасы бинасын яктыртуны сүндереп Казан мэриясе кушылды.
Акциядә барлык муниципаль берәмлекләр халкы, 500дән артык предприятие, оешма, министрлык, тармак катнашты. “Җир сәгате” барышында янга калган куәт 135 МВт/с тәшкил итте.
“Җир сәгате” акциясе Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән ел саен мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә һәм төрле дәүләтләрнең энергия һәм ресурс саклау, планета күләмендә экологик хәлне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген гәүдәләндерә.
Министрлыкның матбугат хезмәте