«Сыерчыклар кайтты» акциясенә йомгак 19 апрельдә ясала

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында еллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелде. Анда катнаштылар: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының “Чулпан” дәүләти табигать комплексы тыюлыгы директоры Фәнил Гыймадиев, Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең башкарма киңәшчесе Юрий Павлов, “Максидом” компаниясенең PR директоры Дарья Сергиенко.

“Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау акциясенең төп вакыйгасы – сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча балалар конкурсы. Узган елларда ул берничә мең баланы, ата-ананы, укытучыны берләштерә иде. Конкурста катнашу өчен балалар ясаган кош ояларын хәзер шәһәребез урамнарында һәм паркларында күрергә мөмкин. Быел бу акция Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Элеккечә, конкурста 6 яшьтән олырак булган һәм бала катнаша ала. Катнашуга гаризалар ВКонтакте http://vk.com/maxidom сайтындагы рәсми төркемдә, “Сыерчыклар кайтты конкурсы” темасында кабул ителә.

Конкурсның финалы 19 апрельдә 10 сәгать 30 минутта “Черек күл” паркында башлана, анда иң яхшы эшләр сайланып, авторларына кыйммәтле бүләкләр – планшет компьютерлар һәм смартфоннар биреләчәк. Кошлар ояларга яраклы барлык эшләнмәләр паркларда һәм тыюлыкларда урнаштырылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International