ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2015 ел
якшәмбе
Экология министры Артем Сидоров Лаеш районы җәмәгатьчелеге белән очрашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Лаеш муниципаль районында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Лаеш районы җәмәгатьчелеге, бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр белән очрашты. 

1
май, 2015 ел
җомга
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 1100 чүплек урыны ачыкланды. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар Министры Артем Сидоров докладында әйтеп үтелә. Иң актив шәһәр һәм районнар арасында - Казан, Черемшән, Ютазы, Әгерҗе районнары. 

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 30 апрелендә, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Тукай муниципаль районында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Тукай районы җәмәгатьчелеге, бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Табигать күзәтчелеге­нең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Тукай районы башлыгы катнашты. Экология министры Артем Сидоровның белдерүенчә, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән 2016 ел Идел һәм Кама елгаларының су саклау зоналары елы дип игълан ителгән. Елгаларның яр буе территория­ләрен төзекләндерү, су саклау 

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үткәрде. Утырыш кысаларында Түбән Кама индустриаль узелы предприятиеләре тарафыннан узелның бердәм санитар-саклау зонасы проекты кысаларындагы чаралар тормышка ашырылу, “Түбән Кама-нефтехим” ПАҖнең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.



28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүленгән полосаларны һәм якын-тирә территорияләрне Казан – Биектау – Арча районы маршруты буенча кабаттан тикшерү үткәрелде. Рейдта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре, Горький тимер юлының Казан регионы вәкилләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты. Беренче тикшерү 10 апрельдә үткәрелгән иде. Экологлар Горький тимер юлына бүленгән полосаларның һәм тирә-як территорияләрнең торышын тулаем канәгатьләнерлек дип таптылар.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыдагы “Инвест Ойл” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан бензовозларга җыю системасы белән танышты.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үз автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә.


26 апрельдә “Төзүче” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол буенча финал ярышлары булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, Татарстан Президенты Аппараты командасын гына алга үткәреп, II урынны алды. Өченче урында – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы.



25
апрель, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре традицион “Агач утырту көнендә” катнашып, Кадыш бистәсе янындагы урманлыкта 100дән артык нарат үсентесе утыртты. Акция урманнарга сак караш тәрбияләү максатында үткәрелде. Агач утыртулар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да үткәрелде.


Бүген Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарында, санитар-экологик икеайлык кысаларында, территорияләрне чистарту өмәләре үткәрелде. Шәһәр өмәсе Казанда да үткәрелде, анда республиканың министрлык һәм тармак коллективлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук 65 меңләп шәһәр халкы катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең берничә төбәген тәртипкә китерде. Шул төбәкләрнең берсе Ватан урамы 37 йорты янындагы урманлык иде, аны Министрлыкның һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның, Казан политехник колледжының, Казан автотранспорт техникумының йөздән артык хезмәткәре чистартты. Территориядән ике КамАЗ чүп-чар озатылды. Җыештыруга бүген Татарстанның 26 муниципаль районында яшәүчеләр дә чыкты.

Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, “Чистабула” экологик хәрәкәте активистлары катнашында, Казан шәһәренең Яшьләр паркында (Порт һәм Девятаев урамнары чатында) өмә үткәрде. Территория тәртипкә китерелде, чүп-чардан, коры-сарыдан, коры ботаклардан чистартылды. Экология министры Артем Сидоровның әйтүенчә, республика алдына территорияләрне май бәйрәмнәренә кадәр тиешле санитар торышка китерү бурычы куелган. Казанда 38 иң чүпле урын билгеләнгән, шуларның 13ен министрлык һәм тармак коллективлары чистарта. Территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында бүгенгәчә 1030 рөхсәтсез калдык т

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International