25 апрель көнне Татарстанның шәһәр һәм районнарында территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Казандагы өмәдә министрлыклар һәм тармаклар, предприятие һәм оешмалар коллективлары, 65 меңнән артык шәһәр халкы катнашачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәннәре, “Будетчисто” ирекле экологик хәрәкәт активистлары белән бергә, Өйләнешүчеләр паркын (Порт һәм Девятаев урамнары чатын) һәм Ватан урамы 37 урманлыгын тәртипкә китерәчәк. Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү өмәсе кысаларында территорияне чүп-чардан, коры үлән һәм яфрактан, ботаклардан җыештыру күздә тотыла. Чара 10.00дә башлана.
“Сыерчыклар кайтты” экологик белем бирү акциясенә йомгак ясалды. Быел жюри хөкеменә меңнән артык сыерчык оясы һәм кош җимлеге тәкъдим ителде. Акциядә алты яшьтән олырак балалар, мәктәп укучылары, балалар йорты һәм интернат тәрбиячеләре катнашты. Конкурста җиңеп чыктылар:
1. Хәкимов Әмир, 58нче мәктәп, 3А класс;
2. Заһретдинова Айсылу, 10нчы мәктәп, 4Б класс;
3. Журкин Егор, 58нче мәктәп, 3А класс;
4. Кәлимуллин Ренар, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8А класс;
5. Шәрифуллина Элина, 119нчы мәктәп 4Б класс;
6. Маркова Регина, 25нче балалар бакчасы;
7. Әхтәмов Рәмил, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;
8. Изергина Владислав, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;
9. Карпов Вадим, 79нчы мәктәп, 3Б класс;
10. Николаев Женя, 81нче мәктәп, 5А класс;
11. Мозаффарова Язилә, 20нче гимназия, 1А класс;
12. Заһретдинов Дамир, 20нче гимназия, 7А класс;
13. Гатапов Дымбрыл, 131нче Раиф мәктәбе, 7 класс;
14. Латвенос Максим, Раиф мәктәбе, 8 класс;
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк аппараты һәм территориаль идарәләренең структур тармакларында “Мәнфәгать конфликтларын булдырмау яки көйләү, бурычларны үтәү буенча дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычлар, чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр” дигән темага хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде.
“2015 елгы Парклар маршы” һәм “Җир көне” халыкара табигать саклау акцияләре кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, “Түбән Кама” милли паркы белән берлектә, “Экологик трамвай” табигать саклау акциясе үткәрде. Чарада Чаллы шәһәренең мәктәп балалары, иҗтимагый экологик оешмалары катнашты. Төп максаты – җәмәгать игътибарын экология һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү.
Бүген Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен “Җир көне” экологик агарту чарасы үткәрелде. Бу бәйрәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Татарстан иреклеләре акциясенең бер өлеше булды. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Балалар музыкаль программада, конкурс һәм викториналарда катнаштылар, табигать турында шигырьләр сөйләделәр. “Здравушка” тернәкләндерү үзәге территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре элделәр.
22 апрель – БМО эгидасы астында үткәрелә торган Халыкара Җир көне (International Earth Day). Бу бөтендөнья акциясенең төп максаты булып җәмәгать һәм планетадагы һәр кеше игътибарын Җир һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү тора.
Россия традициясе буенча Халыкара Җир көнендә төрле җәмәгать оешмалары экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә. Теләгән һәр кеше үз ишегалдын я урамын төзекләндерү һәм яшелләндерүдә катнаша ала.
“Россия суы” федераль мәгълүмәт порталы “Мин + су” фотоконкурсын игълан итте, ул җәмәгать игътибарын су бәрәкәтләү һәм су ресурсларына хөрмәтле караш мәсьәләләренә юнәлтү өчен үткәрелә. Конкурска бирелгән сүрәтләргә төп таләп – кадрда кешеләр һәм су булырга тиеш. Эшләр 2015 елның 6 маена кадәр электрон формада, http://voda.org.ru “Россия суы” порталының конкурс бүлегендә кабул ителә. Фотоконкурс ачык рәвешле, анда Россия Федерациясенең барлык гражданнары катнаша ала.
18 апрель көнне Казанның “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышларының төркемле этабы үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы икенче төркемдә икенче урынны алып, этапны уңышлы үтте. Киләсе уен 25 апрельдә була.
2015 елның 22 апрелендә “Здравушка” реабилитация үзәгендә, Татарстанның “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дигән иреклеләр акциясе уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен экологик-агарту чарасы үткәрелә. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрә. Балалар өчен күңелле конкурс һәм викториналар оештырылачак, “Здравушка” территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре эленәчәк.
18 апрель көнне Чаллы шәһәрендә шимбә өмәсе үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре һәм Казан Федераль университетының Чаллы институты студентлары белән бергә, территориаль идарәнең тирә-ягын җыештырдылар. 55 кеше 5 гектар мәйданы чистартты, барлыгы 10 кубометр чүп-чар һәм коры-сары җыеп алынды.