“Татарстан” ДТРК радиосының “Вакыйгалар панорамасы – яңа көн” программасы әйләнә-тирәлекне саклауга багышланды. Радио тыңлаучыларның сорауларына туры эфирда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Низамов җавап бирде. Эфир язмасын “Татарстан” ДТРК радиосы сайтында http://radiotatarstana.ru/ru/program-category/new-day/ юнәлтмәсе буенча кереп тыңларга була.
Өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү, экологик белемнәрне пропагандалау һәм яшь буынга экологик тәрбия бирү максатларында, Татарстанда Бердәм экология дәресе үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды. Бу зур чара Халыкара Экологик белем бирү көненә багышланды.
Бердәм экология дәресенең төп максатлары булып яшь буынның экологик белемнәрен күтәрү, мәктәп балаларында туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, экологик үзаң формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм агарту системасын яклау һәм үстерү тора.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән түбәнкамалыларны Бөек Җиңү белән котлады.
Татарстан Президентының мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр әйтелгән иде:
“Җиңү көне – дәвере чыкмый торган, бөек илебезнең һәр кешесенә якын һәм аңлаешлы булган, милләтләргә һәм диннәргә аерылмаган бәйрәм булып тора. Өч миллионлы Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше чыгып киткән, шуларның яртысы диярлек туган йортка кире кайталмаган.Бүген “Татарстанның байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе”нең Ишү спорты үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышлар үткәрелде. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре, Татарстан Дәүләт советы депутаты Рәфис Борһанов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе ректоры Йосыф Якупов, суда ишү спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Идел буе Физик культура һәм спорт академиясе студентлары катнашты. Ярышларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры – Татарстан Байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе президенты Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәге булып тора, бу исә ачык суда киң күләмле спорт чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Идел һәм Каманың су саклагыч зоналары елы итеп үткәрергә тәкъдим иткән. Бу исә сулыкларның яр буйларында оешкан төстә күмәк ял итү урыннарын күбәйтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта елга яр буйларын төзекләндерү, су саклау зоналарында комфортлы шартлар булдыру чаралары планы әзерләнә.
2015 елның 7 маеннан “Халык контроле” ДИСда яңа “Законсыз карьерлар” категориясе эшли башлады. Анда файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында хәбәрләр бастырыла.
Хәбәрне бастыруның төп шартлары:
– махсус техниканың эшләве теркәлгән карьер фотосы (фотода махсус техника яисә тәгәрмәч, чүмеч эзләре булырга тиеш). Фотоматериал агымдагы ел мизгеленә туры килергә тиеш. Фото урынына карьерның урнашуы тамгаланган карта скриншотын һәм карьерның төгәл текстлы адресын җибәрергә дә ярый;
– эшкәртелә торган карьерның төгәл адресы булырга тиеш.
Фотода машинаның укылышлы номеры яисә хәбәр текстында машина номеры күрсәтелсә яхшы.
Элеккечә үк, гражданнар законсыз карьер эшкәртү урыннары турында 267-68-67 кайнар телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә ала.
Министрлыкның матбугат хезмәте
2015 елның 13 маенда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Экологик белем көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” акциясе үткәрелә. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Бу көндә лекцияләрне федераль һәм республика башкарма хакимият органнары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре, республика югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары укыячак.
“Чисталык дәресе” акциясе яшь буында экологик белемнәр таратуга, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүгә, дөньяга экологик караш формалаштыруга, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирүгә булышуга юнәлтелә.