ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Массакүләм хәбәр чаралары арасында Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын заманчалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт башлангычларын яктыртуның иң яхшы тәҗрибәләрен стимуллау, җыю һәм тарату максатларында “Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылучы “Россия суы – 2015” бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурс “Су хуҗалыгы комплексын үстерүнең информацион-аналитик үзәге” ФДБО башлангычы белән үткәрелә.

Конкурсның максатлары: журналистлар, хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек игътибарын илнең су 

24
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының XVI Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында башкарган эшләре белән танышты. Атмосфера һавасына автоматик контроль постын, су, туфрак һәм һава сыйфатына контроль буенча Ford Transit автомобиле базасындагы күчмә экология лабораторияне карады (аның ярдәмендә судан, туфрактан, һавадан пробалар алынып, хлор, фосфат, аммоний, сульфатлар, хлоридлар, нитритлар, тимер, алюминий, нефть продуктлары компонентлары буенча экспресс-анализ ясала). Шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик 

Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының ачык суда ярышлар көннәрендә Казансу елгасының торышы “Фламинго” экоаналитик судносы ярдәмендә көчәйтелгән контрольдә тотылачак. Ул ике тирәнлектә өзлексез рәвештә суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минеральләшү кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) батырма датчиклар ярдәмендә үлчәү системасы белән җиһазланган һәм суның торышын оператив күзәтергә мөмкинлек бирә. Батырма датчиклардан алынган барлык белешмәләр шундук постның компьютер үзәгенә керә, эшкәртелә һәм график рәвештә мониторда күрсәтелә. Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән өзлексез рәвештә су алынып, борттагы экспресс химик анализ приборларына бирелә, агымлы һәм агым-инжекцияле анализаторлар ярдәмендә судагы пычраткыч матдәләрнең (нефть продуктларының, нитрат, нитрит, фосфат, хлорид, аммоний, бакыр ионнарының һ.б.ларның) концентрациясе билгеләнә.



23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25 июль көнне Татарстанда, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмен­дә, Сулыклар чистарту көне үткәрелә. Казанда бу чара Аккош күлендә үтәчәк: яр буйларын һәм күл төбен чистарту күздә тотыла. Акциядә 100дән артык кеше, шул исәптән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Рус географик җәмгыятенең Су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзалары, “Чикләрне киңәйтеп” социаль проекты кысаларында дайвинг өйрәнүче начар ишетүче үсмерләр, Су асты спорты федерациясе, Суларда коткару җәмгыяте, экологик оешмалар вәкилләре катнашачак.



22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанда (Глушко урамы, 8) “IRBIS” автоягулык станциясендәге шундый бер система белән таныштылар.

2015 ел азагына кадәр булган беренче этап кысаларында нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларда каралган срокларга ярашлы рәвештә җиһазлыйлар. Бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән Казанда 91 автоягулык станциясе җиһазланган.



21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген поезд белән Казанга “Россиянең поляр түгәрәк арты” экспедициясендә катнашучылар кайтты. Тимер юл вокзалында аларны Татарстан Премьер-министры Васил Шәйхразиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов каршы алды.

Экспедициядә Россия Су асты спорты федерациясе һәм Рус географик җәмгыяте тарафыннан төзелгән су асты фәнни-тикшеренү отрядының 18 әгъзасы катнашты. Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды, җәмгыятьнең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, Татарстан Хөкүмәте, Россия Су асты спорты федерациясе, Россия Су асты эшчәнлеге конфедерациясе һәм “Авиация җиһазлары” холдингы ярдәмендә, “Россиянең 13 диңгезе” проектын әзерләп тормышка ашыра. Автоном экспедиция лагеры Мурманск өлкәсе Териберка бистәсе янындагы, сигез елдан артык кеше яшәмәгән утрауга урнаштырылган иде. Отряд әгъзалары Баренц диңгезенең төрле тирәнлекләрендә флора һәм 

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.

Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.

Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдәге Германия илчелеге каршындагы Гёте исемендәге немец мәдәният үзәге, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, Германия һәм Россия фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлектә, “Мәктәп экология яклы: уйла, тикшер, эш кыл!” бөтенроссия конкурсын игълан итте. Анда 7-11 класс укучылары командалары, шулай ук аларның немец теле укытучылары, биология, география, химия, физика һәм экология укытучылары катнаша ала. Укучылар үз шәһәрләрендәге (бистәләрендәге), үз урамнарындагы, мәктәпләрендәге экологик хәлне тикшерү турында (мәсәлән су, һава, туфрак сыйфаты, энергия куллану, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, калдыклар, саулык саклау һәм туклану турында) немец телендә язылган проект тапшырырга тиеш.

Катнашу һәм проект тапшыру түбәндәге критерийларга ярашырга тиеш:

·            – экологик проблеманың укучылар һәм аларның шәһәре (бистәсе), мәктәбе өчен актуаль һәм әһәмиятле булуы;


 


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Массакүләм хәбәр чаралары арасында Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын заманчалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт башлангычларын яктыртуның иң яхшы тәҗрибәләрен стимуллау, җыю һәм тарату максатларында “Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылучы “Россия суы – 2015” бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурс “Су хуҗалыгы комплексын үстерүнең информацион-аналитик үзәге” ФДБО башлангычы белән үткәрелә.

Конкурсның максатлары: журналистлар, хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек игътибарын илнең су хуҗалыгы комплексын үстерү, ил гражданнары арасында су ресурсларына ихтирам формалаштыру, су хуҗалыгы комплексын үстерү темасын яктыртучы журналистлар һәм хәбәр чаралары белән элемтәләргә булышу проблемаларына юнәлтү, журналистларны һәм хәбәр чараларын бу тармакның казанышларын һәм проблемаларын тирән һәм күпьяклы яктыртуга җәлеп итү, журналистлар иҗатының иң яхшы үрнәкләрен туплау һәм популярлаштыру.


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университетының (КАИ) гомуми химия һәм экология кафедрасының өченче курс студентларын әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларын аналитик җиһазлар ярдәмендә күзәтү системасы белән таныштырды.

Студентлар индустриаль калдыклар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрендә булдылар, бүлек җитәкчеләре аларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, заманча стандартларга ярашлы эш 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International