«Саф караш» социаль экологик реклама конкурсына эшләр кабул ителә

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

 Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.

Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.

Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.

 

Номинацияләр:

1. социаль плакат

2. социаль видеоролик

3. кыска метражлы фильм

4. фотография

 

Эшләр 2015 елның 1 июненнән 1 сентябренәчә кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләргә Казанда үтәчәк йомгаклау тантанасында истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар биреләчәк.

Гариза бирү һәм катнашу шартлары белән җентеклерәк танышу өчен Конкурсның рәсми https://чистыйвзгляд.рфсайтына керегез.

 

Конкурсны оештыру комитетының контактлары:

(843) 267-68-11

Вәлиуллин Дамир Фәргатович,  e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru

Лобашова Мария Сергеевна, e-mail: Mariya.Lobashova@tatar.ru

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International