Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында халык фикерен белешү дәвам итә. Анкетасын http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907 юнәлтмәсе буенча “Коррупциягә каршылык – халык фикерен белешү, анкеталау” бүлегендә тутырырга мөмкин.
Бу тикшеренү Министрлыкның эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, шулай ук Министрлыкның вазифалы затлары арасында коррупция күренешләренә юл куймау өчен оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
12 июньдә балыкчыларның һөнәре бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн үз һөнәре балыкчылык белән бәйлеләрне генә түгел, балык тотарга яратучыларны һәм аларның гаиләләрен, балык тотуны спорт, хобби, аерым бер рухи халәт, табигатькә кушылу дип танучыларны да берләштерә. Төрле яшьтәге, төрле һөнәрле кешеләрне, хәттә үз беркайчан кулына кармак алып карамаган кешеләрне дә туганлаштыра.
Татарстан – Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәкләреннән берсе, аның территориясендә бик зур Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш сусаклагычлары, 4 меңләп кече һәм урта елга, 8 меңләп күл бар. Республикабызның кулланыш базарын сыйфатлы балык продуктлары белән туендыруга һәм биологик су ресурсларын нәтиҗәле куллануга безне табигать үзе этәрә. Һөнәри осталык һәм тәҗрибәләрегез сезгә Татарстанның балык хуҗалыгын алга таба үстерергә, илебезнең иң яхшы балыкчылык традицияләрен сакларга булышсын.
Бүген Чаллыда, “Челныводоканал” ҖЧҖ су чистарту станциясендә түбән концентрацияле гипохлорит җитештерүне ачу тантанасы булып узды. Чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, индустрия предприятиеләре, Казан, Санкт-Петербург, Әлмәт, Ижау, Уфа су каналлары белгечләре катнашты.
Проектның максаты: эчә торган суны зарарсызлауның куркынычсызрак һәм нәтиҗәлерәк алымнарын иңдерү, су зарарсызлау системасын сыек хлордан натрий гипохлоритына күчерү.
2015 елның 8 июлендә Түбән Кама халкы Кама елгасы ярларын (причалдан көймә станциясенә кадәр) чистарту буенча ирекле акция үткәрде. Ике сәгать эчендә ял итүчеләр калдырган 80 капчыктан артык чүп-чар җыелды. Мондый акцияләр шәһәрдә 2014 елдан бирле оештырыла. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе ярдәмендә сулык ярларын чистарту акцияләре Кама аръягы төбәгенең бүтән шәһәрләрендә дә үткәреләчәк.
2015 елның 9 июлендә 15.30да, “Рамада” кунакханәсенең конференцияләр залында (Казан ш. Чернышевский ур. 39 й.) Татарстан эшмәкәрләре Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белән очраша. Чара “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында үткәрелә. Очрашуның оештыручысы һәм модераторы – Татарстан Президентының Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов.
Табигать саклау законнарын бозган өчен штраф түләмәгән ике Татарстан кешесенә Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.
Чаллы шәһәр суды карары белән гражданка Ф.С.Шәриповага карата сулык саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык итү һәм башка объектларны җиһазлау буенча таләпләрне (РФ КоАП 8.45 ст. 1 ө.) үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафны түләгәнгә кадәр вакытлыча читкә чыгуны чикләү билгеләнде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) студентлары өчен лекция укыды. Министрлыкның дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина аларны әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасы белән таныштырды, шулай ук Казанның Павлюхин урамында урнашкан автоматик станциянең, атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Ford Transit автомобиле базасындагы күчмә лабораториянең эшен күрсәтте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясенең, Үзәк, Идел-Кама, Идел аръягы, Кама аръягы, Ык буе, Кама буе, Төньяк һәм Төньяк-көнчыгыш территориаль идарәләренең дәүләт хезмәтенә 2015 елның 1 июненнән билгеләнгән хезмәткәрләре катнашында, хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде. Бурычлар, чикләүләр һәм тыюлар, интереслар конфликтын булдырмау яки җайга салу таләпләре, дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычларны үтәү темалары тикшерелде. Дәүләт инспекторларына дәүләти гражданлык хезмәте һәм коррупциягә каршылык турындагы законнарның төп кагыйдәләре аңлатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “Сандал” сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖен планлы тикшерү кысаларында аның котельныеннан атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгарылуны ачыклады. Оешмага карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. “Махсус рөхсәтсез атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки зарарлы физик йогынты ясау” буенча административ материал төзелеп, предприятиенең эшчәнлеген туктату өчен судка юнәлтелде. Теләче район суды карары белән “Сандал” СҖК ҖЧҖен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды һәм аның эшчәнлеген 60 тәүлеккә административ туктатып тору рәвешендә җәза билгеләнде. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы суды карары белән атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды һәм “Амика” ҖЧҖенең эшчәнлеген 20 тәүлеккә а