Үзәк аналитик контроль инспекция белгечләре КМТТУ-КАИ студентларын әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларын аналитик җиһазлар ярдәмендә күзәтү системасы белән таныштырды

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университетының (КАИ) гомуми химия һәм экология кафедрасының өченче курс студентларын әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларын аналитик җиһазлар ярдәмендә күзәтү системасы белән таныштырды.

Студентлар индустриаль калдыклар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрендә булдылар, бүлек җитәкчеләре аларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, заманча стандартларга ярашлы эш җиһазларын һәм приборларын күрсәтте. Лаборатория хезмәткәрләре табигый һәм юынты сулар, туфрак, һава, индустриаль калдыклар пробаларын алу һәм анализлау, физик-химик анализ алымнары, биологик тестлар һәм гидробиологик тикшерүләр турында сөйләде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе материаллары буенча

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International