Казанда “Россия өчен халык фронты” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе конференциясе булып узды. Анда доклад белән экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та чыгыш ясады һәм Су саклау зоналары елы кысаларында эшләнәсе эшләр, экологлар алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Бүген Түбән Кама индустрия узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды, һәм анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевка газга эшләүче автобус күрсәттеләр.
Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, автомобильләрне экологик чиста мотор ягулыгына, барыннан элек кысылган табигый газга күчерү атмосфера һавасын пычратуны
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү-2015” XI бөтенроссия конгрессы бара. Чарада министрлык һәм тармак идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, дәүләт һәм коммерция структураларының эш башкаручы юристлары, баш консультантлары һәм экспертлары катнаша.
Катнашучылар 2015-2016 еллардагы, җир асты байлыкларыннан файдалану шартларына йогынты ясаучы төп норматив новацияләрне, аерым алганда лицензияләрне 2016 елның 31 декабренә кадәр актуальләштерүне, җир асты байлыклары кишәрлекләрен бирү буенча конкурс һәм аукционнарның процедураларын үзгәртүне тикшерәләр.
Иртәгә “Урман фонды җирләре: җир асты байлыкларыннан файдаланучылар өчен практик аспектлар” бөтенроссия конференциясе күздә тотыла. Тау кишәрлекләрен бирүне җайга салудагы үзгәрешләр, каты файдалы казылмаларны, нефть һәм газ хәзинәләрен яңача классификацияләүгә
2015 елның 14 декабрендә, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте җирле үзидарә органнарында бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гражданнарны Казан ш., Павлюхин ур. 75 адресында кабул итәчәк.
Кабулияткә алдан язылу (843) 267-68-48 телефоны буенча башкарыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Финляндия Республикасы белән пычранган җирләрне грунт алуны сорамый торган заманча алымнар ярдәмендә рекультивацияләү өлкәсендә мөмкин булган хезмәттәшлек тикшерелде. Лахти “ЛАДЕК” Регионны үстерү үзәге вәкиле Банаф Салем белән министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты. Банаф Салемның әйтүенчә, Россия Финляндиянең стратегик партнеры булып тора, һәм аеруча актив булган ике регион бар – болар Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург (Санкт-Петербург су каналлары белән берлектә чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм ләм утырымнарын яндыру буенча эшләр). Банаф Салем бозылган җирләрне тикшерү һәм экологик хәвефләрне тикшерү тәҗрибәсе турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Коррупциягә каршылык комиссиясенең Халыкара коррупциягә каршылык көненә багышланган киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Социаль-экономик мониторинг комитеты әзерләгән “Антикоррупцион мониторингның 2015 елның 1нче яртысы йомгакларын” карау.
2. Коррупциягә каршы 2015 елгы тармак программасын тормышка ашыру буенча хисап, шул исәптән Министрлыкның
Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә торган “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. “Һәр катнашучы бу конкурсларга чын күңелдән, моның республика өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлап карый – диде ул үзенең тәбрик чыгышында, – индустриаль үсешле, нефть чыгару һәм нефть химиясе зур өлеш тәшкил иткән безнең регион өчен бу бигрәк тә мөһим һәм катлаулы. Шуңа да карамастан, Татарстан
Мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында укучы һәм тәрбияләнүчеләр өчен Экология буенча халыкара ”Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Анда катнашу өчен быелның 31 декабренә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларн
8 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, табигать сөюче җәмәгать активистлары, журналистлар, Татарстан экология министрлыгы инспекторларына ел буе зур ярдәм күрсәтүчеләр билгеле булачак, – анда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына йомгак ясала. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә, аңа Татарстанның барлык почмакларыннан табигать саклау лидерлары чакырыла. Максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, пре
Табигатькә төкереп караган өчен 300 миллион сум түләргә туры киләчәк, – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре шундый сумманы исәпләп чыгарды. “Баулы-Водоканал” ҖЧҖ эшчәнлегендәге бозулар Ык елгасы пычрануга китерде. Моңа иске чистарту корылмаларының начар торышы сәбәп булды. Планнан тыш тикшерү күрсәткәнчә, алар техник яктан төзек түгел һәм үз функцияләрен 30%ка гына үти, – тимер-бетон конструкцияләр ватылган, юынты сулар бүтән бүлемнәргә агып чыга һәм җир өстенә эләгә. Моннан тыш, чистарту корылмаларыннан Ык елгасына балык хуҗалыгы сулыкларына билгеләнгән соң чик рөхсәтле концентрация нормативларыннан узган юынты сулар ташлана. “Бу Россия Федерациясе Су кодексы таләпләрен тупас бозу булып тора, – дип аңлатты Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, – табигать барыбыз өчен бер, һәм мондый ваемсызлык үз артыннан озын бәлаләр чылбырын ияртеп килә. Бу очракта без су объектларына рөхсәт ителгән нормативлардан ашып киткән юынты сулар агызуны күрәбез. Ык елгасы Татарстанның бер генә районы аша акмый, ул республиканың бик күп халкы өчен яраткан балык тоту, су коену, ял итү урыны булып тора. Чистартылмаган юынтылар исә кеше саулыгы өчен куркынычлы. Болай төкереп карауга