8 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, табигать сөюче җәмәгать активистлары, журналистлар, Татарстан экология министрлыгы инспекторларына ел буе зур ярдәм күрсәтүчеләр билгеле булачак, – анда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына йомгак ясала. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә, аңа Татарстанның барлык почмакларыннан табигать саклау лидерлары чакырыла. Максаты – әйләнә-
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре хакимият органнарының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшләре белән таныштыруны дәвам итә. К(И)ФУның Чаллы филиалының химия һәм экология кафедрасында да лекция укылды. Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов булачак инженер-экологларга атмосфера һавасына, су объектларына, җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларына региональ дәүләти экологик күзәтчелек
Санкт-Петербургта 3-4 декабрьдә “Калдыклар рециклингы” XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Анда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшләүче дәүләт, җәмәгать һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, ташу, эшкәртү, кире кайтару, утильләштерү, зарарсызлау, юк итү, күмү өчен җиһазлар һәм махсус техника җитештерүчеләр һәм сатучылар, шулай ук икенчел чималдан продукция җитештерүчеләр, хокук, инвестицион һәм консультация компанияләре, инженер-техник, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү оешмалары вәкилләре, закон чыгару органнары депутатлары, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашачак
Казанда Универсиада Авылы территориясендә “Чиста тирәлек” дигән яңа икенчел чимал кабул итү пункты ачылды. Студентлар шунда катыргы, кәгазь, пластик шешәләр җыеп тапшырып акча эшләргә ашыга. Бу контейнер Казанда инде өченчесе, икесе Фучик һәм Мәүлетов урамнарында ачылган иде.
“Чүп-чарны грамоталы итеп утильләштерү генә түгел, полигоннарга йөкләнешне киметү дә мөһим, – дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев
8 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, табигать сөюче җәмәгать активистлары, журналистлар, Татарстан экология министрлыгы инспекторларына ел буе зур ярдәм күрсәтүчеләр билгеле булачак, – анда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына йомгак ясала. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә, аңа Татарстанның барлык почмакларыннан
Әлмәт дәүләт нефть институтында республика Экология министрлыгының дәүләти гражданлык хезмәтенә багышланган шөгыль үткәрелде. Студентлар өчен лекцияне Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Альберт Маликов укыды. Ул атмосфера һавасын, су объектларын саклау, калдыклар белән эш итү, җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары өлкәсендәге дәүләти экологик күзәтчелек турында сөйләде, мисалга “Экологик карта”
Чынбарлыктагы экономик һәм экологик бәйләнешләрне модельләштерү, сугышчан тактика һәм стратегия принципларына өйрәнү – әнә шундый максатлар белән өстәл уеннары буенча Warhammer40k бөтенроссия турниры оештырылган, аның кысаларында “ЭКО+ЛОГИЯ” экологик өстәл уены да үткәрелә. Уен кыры шәһәр рәвешендә, анда торак йортлар һәм җитештерү кварталлары бар. Һәр җитештерү адымы, табыштан тыш, әйләнә-тирәлеккә төрле пычратулар чыгара. Уенчыларның максаты пычраткычларны төрле уен алымнары белән нейтральләштерүдән тора – әйләнә-тирәлекне пычрату белән экономик отыш арасында тигезлек табарга
К(И)ФУның биология-туфрак факультеты студентлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе эшчәнлеге белән таныштылар. Инспекция тармаклары буйлап экскурсияне лаборатория белгечләре үткәрде. Алар студентларга органик һәм неорганик газсыман, сыек һәм кайбер каты пробаларга, төрле табигый һәм индустриаль объектларга сыйфат һәм микъдар анализы ясый торган хроматография
Чаллыда “Яшел урам” шәһәр экологик акциясе башланды. Ул “Чиста шәһәр синнән башлана” девизы астында, Чаллы халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга этәрү максатыннан үткәрелә. Макулатураны, пластикны һәм металлны аерым җыю өчен беренче контейнер Кәгазьчеләр микрорайонында куелды. Акцияне “Проминдустрия”, “Чаллы катыргы-кәгазь
Мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында укучы һәм тәрбияләнүчеләр өчен Экология буенча халыкара ”Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Анда катнашу өчен быелның 31 декабренә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларны чишүгә багышланырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы