8 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, табигать сөюче җәмәгать активистлары, журналистлар, Татарстан экология министрлыгы инспекторларына ел буе зур ярдәм күрсәтүчеләр билгеле булачак, – анда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына йомгак ясала. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә, аңа Татарстанның барлык почмакларыннан табигать саклау лидерлары чакырыла. Максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрне табигать саклау эшчәнлеге белән кызыксындыру, республика хәбәр чараларының табигать темасын яктыртуын активлаштыру, экология темасына язучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү.
Министрлыкның матбугат хезмәте