Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков: «Һәр катнашучы бу конкурсларга чын күңелдән, моның республика өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлап карый» Казанда табигать саклауга иң зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре аталды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә торган “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. “Һәр катнашучы бу конкурсларга чын күңелдән, моның республика өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлап карый – диде ул үзенең тәбрик чыгышында, – индустриаль үсешле, нефть чыгару һәм нефть химиясе зур өлеш тәшкил иткән безнең регион өчен бу бигрәк тә мөһим һәм катлаулы. Шуңа да карамастан, Татарстан алга бара, программалар төзеп кенә калмый, республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү эшенә көн саен зур өлешләр кертә, һавабызны, елгаларыбызны, урман, кыр, җир һәм туфракларыбызны чистарак итәргә омтыла. Моны республика халкы гына түгел, килгән кунаклар да шулай бәяли. Татарстанның күп кенә эре предприятиеләре үзләренең экологик программалары турында горурланып сөйлиләр.”

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев: “Конкурс комиссиясе алдында бик катлаулы мәсьәлә торды, чөнки карауга меңләп эш кертелгән аларның һәркайсы туган як табигатен саклау кебек изге эшкә үз өлешен кертү теләге белән сугарылган иде. Бу эшкә балалар бакчаларыннан алып республика флагманы булган эре индустрия предприятиеләренә кадәр барысы да кушылды”, – дип белдерде. Министр шулай ук конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә яңа җиңүләр теләде, алдагы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Су саклау зоналары елы” дип игълан иткән 2016 елда да уңышлы эшләүгә өмет белдерде.

 “ЭКОлидер” конкурсында җиңүчеләр:

Абсолют җиңүче – В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ПАҖ

 “Предприятиеләр һәм оешмалар” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

“Нефть чыгару һәм нефть химиясе индустриясе”:

I урын – “ТАНЕКО” АҖ

II урын – “Органик синтез” ПАҖ

III урын – “Татнефтепродукт” ААҖнең “Норлатнефтепродукт” филиалы

III урын – “Алойл” ЯАҖ

“Машиналар төзү”:

I урын – “ПОЗиС” ААҖ

II урын – “РариТЭК” ҖЧҖ

III урын – “ТаграС-Энергосервис” ҖЧҖ

Электроэнергетика”:

I урын – “Генерация компаниясе” ААҖ

II урын – “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ

III урын – Татарстан Республикасы Энергия саклау өлкәсендә компетенция һәм технология үзәге

“Агроиндустрия комплексы һәм азык-төлек индустриясе”:

I урын – “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ

II урын – Маслаков Геннадий Дмитриевич, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы

III урын – “Агрофирма “Колос” ҖЧҖ

“Төзелеш материаллары җитештерү”:

I урын – “Роквул-Волга” ҖЧҖ

II урын – “Алексеевск керамикасы” ААҖ

III урын – “Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе” ҖЧҖ

“Торак-коммуналь комплекс”:

“Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү”:

I урын – Казан (Идел буе) федераль университеты

I урын – “Горводзеленхоз” тресты

II урын – Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе

III урын – Чистай Су каналы – “Сторйтех” ЯАҖ филиалы

“Икенчел чимал җыю һәм эшкәртү”:

I урын – “Мехуборка” компанияләр төркеме

II урын – “Агротехмашстройсервис” ЯАҖ

III урын – “Чиста тирәлек” ҖЧҖ

“Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

“Шәһәр территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен”

I урын – Казан ш., Илсур Метшин

II урын– Чаллы ш., Наил Мәһдиев

III урын – Буа ш., Азат Айзатуллов

“Авыл җирлегендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен”

I урын – Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы

II урын – Саба районы Шекше авылы

III урын – Арча районы Апаз авылы

“Мәгариф оешмалары” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

“Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү”

I урын – “Ямашнефть” нефть-газ чыгару идарәсе Прогимназиясе

II урын – 2нче Арча балалар бакчасы

II урын – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

III урын 9нчы Әгерҗе балалар бакчасы

“Гражданнар”

I урын – Әлмәшева Нәзилә Наилевна

II урын – Фәйзуллина Алинә Фирдүсовна

III Вәлиев Рөстәм Фәритович

“Халык контроле”

I урын – Орлов Игорь Игоревич

II урын – Немудров Василий Александрович

III урын – Хәйретдинов Рәдиф Рифкатович

 

Журналистлар арасында үткәрелә торган “Кеше һәм табигать” конкурсында җиңеп чыктылар:

 “Иң яхшы телесюжет” номинациясендә:

– KZN “Казан” телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәте

– “Мөслим” телерадиокомпаниясе

– “Татнефть” ПАҖ телестудиясе

 “Иң яхшы вакытлы матбугат публикациясе” номинациясендә:

“Шәһри Казан” газетасы

“Республика Татарстан” газетасы

“Безнең Чирмешән” газетасы

“Город на ладони” газетасы (Буа)

С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы

 “Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә:

“Татарстан” ДТРКнең яңалыклар хезмәте

“Арча” радиосы

“Иң яхшы электрон басма материалы” номинациясендә:

“Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгы

Казанның KZN.RU рәсми порталы

 “Иң яхшы фото” номинациясендә:

Марат Шәйдуллин (Казан)

Фаил Исламов (Чаллы)

“ПОЗиС” АҖ, Татьяна Мельникова (Яшел Үзән)

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International