Табигатькә төкереп карау нәрсәгә китерде? Йөзләрчә миллионлык зыян салынды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Табигатькә төкереп караган өчен 300 миллион сум түләргә туры киләчәк, – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре шундый сумманы исәпләп чыгарды. “Баулы-Водоканал” ҖЧҖ эшчәнлегендәге бозулар Ык елгасы пычрануга китерде. Моңа иске чистарту корылмаларының начар торышы сәбәп булды. Планнан тыш тикшерү күрсәткәнчә, алар техник яктан төзек түгел һәм үз функцияләрен 30%ка гына үти, – тимер-бетон конструкцияләр ватылган, юынты сулар бүтән бүлемнәргә агып чыга һәм җир өстенә эләгә. Моннан тыш, чистарту корылмаларыннан Ык елгасына балык хуҗалыгы сулыкларына билгеләнгән соң чик рөхсәтле концентрация нормативларыннан узган юынты сулар ташлана. “Бу Россия Федерациясе Су кодексы таләпләрен тупас бозу булып тора, – дип аңлатты Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, – табигать барыбыз өчен бер, һәм мондый ваемсызлык үз артыннан озын бәлаләр чылбырын ияртеп килә. Бу очракта без су объектларына рөхсәт ителгән нормативлардан ашып киткән юынты сулар агызуны күрәбез. Ык елгасы Татарстанның бер генә районы аша акмый, ул республиканың бик күп халкы өчен яраткан балык тоту, су коену, ял итү урыны булып тора. Чистартылмаган юынтылар исә кеше саулыгы өчен куркынычлы. Болай төкереп карауга һич юл куярга ярамый.”

Бозуны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары былтыр ноябрь аенда ачыклаган иде. Ул чакта Экология министрлыгының лаборатория белгечләре юынты су пробаларында соң чик концентрацияләрнең аммоний ионы буенча 59 тапкыр, марганец буенча 10 тапкыр, нитрит ионы буенча 2.6 тапкыр, фосфат ионы буенча 61 тапкыр артык булуын ачыклады. Экология министрлыгы белгечләре Ык суына да экологик анализ үткәрделәр.

Су законнарын бозу аркасында су объектларына салынган зыян күләмен исәпләүнең Россия Табигать министрлыгы раслаган методикасы буенча салынган зыянның күләме исәпләнде. Бер тәүлек эчендә су объектына ике миллион сумнан артык зыян салынуы ачыкланды. Елганы ярты еллап пычрату дәверендә 300 миллион сумнан артык зыян салын­ган булып чыга.

Шушы көннәрдә Идел буе округының Арбитраж суды “Баулы-Водоканал” ҖЧҖнең Унберенче Татарстан Арбитраж судына кассацион шикаятен карап, шикаятьне канәгатьләндерми калдырырга карар итте.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International