Бүген Түбән Камада экологик куркынычсызлык программалары тикшерелде

2015 елның 11 декабре, җомга

Бүген Түбән Кама индустрия узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды, һәм анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевка газга эшләүче автобус күрсәттеләр.

Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, автомобильләрне экологик чиста мотор ягулыгына, барыннан элек кысылган табигый газга күчерү атмосфера һавасын пычратуны киметү эшендә зур бер юнәлеш булып тора. “Автотранспорттан пычраткыч матдәләр чыгару Татарстан буенча барлык пыч­ратуларның яртыдан күбрәген тәшкил итә. – диде ул, – бүген безнең алда бу күрсәткечне киметү бурычы тора. Аеруча игътибар яшәү сыйфатын яхшыртуга, куркынычсызлыкка юнәлтелергә тиеш, һәм мәсьәләнең экологик ягы да соңгылардан түгел. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Республика советына мөрәҗәгатендә әйткән иде. Республикада “2013-2023 елларда Татарстанда мотор газы базарын үстерү” дәүләт программасы тормышка ашырыла, аның максаты булып автомобиль транспортының матди-техник базасын заманчалаштыру һәм мотор ягулыгы итеп компримацияләнгән табигый газны өстенлекле куллану өчен шартлар тудыру тора. Программа кысаларында Түбән Каманың автотранспорт предприятиеләренә мотор газында эшләүче 110 автобус бирелде, бу исә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны елына 100 тоннадан артык киметергә мөмкинлек бирә. Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-экономик үсеш стратегиясе социаль-экологик куркынычсызлыкны регионны үстерүнең зур бер шарты итеп куя. Түбән Камада бик күп эре индустрия предприятиеләре тупланган, шуңа күрә дә бу мәсьәлә монда аеруча әһәмияткә ия.”

Фәрит Габделганиев шулай ук Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара эш төркеменең нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Аерым алганда, 2007 елда су чистарту станциясе төзелгән, индустриаль узел предприятиеләренең атмосфера һавасын пычратуы кимегән, Түбән Кама индустрия зонасының бердәм санитар-саклау проекты, бердәм ПДВ томы әзерләнгән (бу исә атмосфераның газлануын арттыручы конкрет предприятиеләрне ачыкларга мөмкинлек биргән), индустриаль узелның 800 гектарлы санитар-саклау зонасында агачлар утыртылган, зонада яшәүче халык күчереп урнаштырылган, һәм башкалар. Тармак-ара эш төркеменең 2006 елдан бирле эшләү дәверендә, индустриаль узел территориясендә “ТАНЕКО”ны эшкә кушуга һәм бүтән җитеште­рүләрне үстерүгә карамастан, Түбән Камада еллык тулай пычратулар 90 мен тоннадан 60 мең тон­нага төшкән, ягъни 30 мең тоннага кимегән.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International