Мәскәүдә «Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү-2015» XI бөтенроссия конгрессы бара

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү-2015” XI бөтенроссия конгрессы бара. Чарада министрлык һәм тармак идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, дәүләт һәм коммерция структураларының эш башкаручы юристлары, баш консультантлары һәм экспертлары катнаша.

Катнашучылар 2015-2016 еллардагы, җир асты байлыкларыннан файдалану шартлары­на йогынты ясаучы төп норматив новацияләрне, аерым алганда лицензияләрне 2016 елның 31 декабренә кадәр актуальләштерүне, җир асты байлыклары кишәрлекләрен бирү буенча конкурс һәм аукционнарның процедураларын үзгәртүне тикшерәләр.

Иртәгә “Урман фонды җирләре: җир асты байлыкларыннан файдаланучылар өчен практик аспектлар” бөтенроссия конференциясе күздә тотыла. Тау кишәрлекләрен бирүне җайга салудагы үзгәрешләр, каты файдалы казылмаларны, нефть һәм газ хәзинәләрен яңача классификацияләүгә һәм экономик бәяләүгә яңача карашлар, яткылыкларны проектлауның яңа кагыйдәләре темаларына докладлар укылачак. Аннан тыш, углеводород чималы яткылыкларын эшкәртүнең техник проектларын бирү, лицензияләрне яңадан төзү, аларның шартларын үзгәртү, җир асты байлыклары кишәрлекләренең чикләрен үзгәртү, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы өчен түләүләрне исәпләү һәм башкалар буенча практик киңәшләр биреләчәк. Конгрессның спикерлары – Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы, Су ресурслары федераль агентлыгы, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг федераль службасы, Федераль антимонополия службасы вәкилләре. Төп максат – җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Россия Федерациясе законнарын камилләштерүгә, геологик эзләнүләр тармагының торышын яхшыртуга, табигый байлыкларны нәтиҗәле чыгару һәм файдалануга булышу.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International