Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Финляндия Республикасы белән пычранган җирләрне грунт алуны сорамый торган заманча алымнар ярдәмендә рекультивацияләү өлкәсендә мөмкин булган хезмәттәшлек тикшерелде. Лахти “ЛАДЕК” Регионны үстерү үзәге вәкиле Банаф Салем белән министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты. Банаф Салемның әйтүенчә, Россия Финляндиянең стратегик партнеры булып тора, һәм аеруча актив булган ике регион бар – болар Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург (Санкт-Петербург су каналлары белән берлектә чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм ләм утырымнарын яндыру буенча эшләр). Банаф Салем бозылган җирләрне тикшерү һәм экологик хәвефләрне тикшерү тәҗрибәсе турында җентекләп сөйләде. Очрашуда шулай ук бозылган җирләрне рекультивацияләү проектлары, аерым алганда, биотехник алымнарны, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып in situ технологиясен куллану тикшерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте