Казанда «Россия өчен халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте конференциясе үткәрелде

2015 елның 11 декабре, җомга

Казанда “Россия өчен халык фронты” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе конференциясе булып узды. Анда доклад белән экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та чыгыш ясады һәм Су саклау зоналары елы кысаларында эшләнәсе эшләр, экологлар алдында торган бурычлар турында сөйләде.

“Бүгенге көндә халык су объектларыннан иркен файдалана алсын һәм табигатькә дә зыян салмасын өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Мондый өстенлекле бурычларга юнәлтелгән эш республикада беренче елын гына алып барылмый. Татарстан су ресурсларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча регионда алдынгы урында тора. Аерым алганда, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында баткан судноларны һәм аларның фрагментларын күтәрү, утильләштерү, искеләрен кулланыштан чыгару эшләре башланды” – дип белдерде Рөстәм Камалов.

Татарстанда Су саклау зоналары елы чараларын тикшерүдән тыш, конференциядә дәүләти һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар сатып алу өлкәсендә коррупциягә каршылык, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар эшчәнлегенә булышу, Россия Президенты Владимир Путинның өстенлекле дәүләт политикасы һәм Татарстан халкының тормыш хәлен яхшырту турындагы указларын һәм йөкләмәләрен тормышка ашыруга җәмәгать күзәтчелеге мәсьәләләре тикшерелде, 2016 елга төп эш юнәлешләре билгеләнде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International