Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Коррупциягә каршылык комиссиясенең Халыкара коррупциягә каршылык көненә багышланган киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Социаль-экономик мониторинг комитеты әзерләгән “Антикоррупцион мониторингның 2015 елның 1нче яртысы йомгакларын” карау.
2. Коррупциягә каршы 2015 елгы тармак программасын тормышка ашыру буенча хисап, шул исәптән Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмәт чараларында, шул исәптән Интернетта булган, “Ышаныч телефоны” аша, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре белән кергән белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен карау.
3. Комиссиянең 2016 елга эш планын раслау.
4. Министрлыкта коррупциянең торышы турында халык фикерен сорашу нәтиҗәләрен карау.
5. Территориаль идарәләрдә 2015 елда антикоррупцион политика чараларын тормышка ашыру турында хисап.
Тулаем алганда, министр Фәрит Габделганиев коррупциягә каршылык хезмәтенең эшчәнлеген югары бәяләде, бюджет чараларын максатчан куллануны, Министрлык хаҗәтләре өчен дәүләт заказларын урнаштыруны каты контрольдә тотарга, гражданнарны активрак кабул итәргә, халык белән эшләүне көчәйтергә кушты.
Министрлыкның матбугат хезмәте