Йорт һәм ремонт өчен товарлар сата торган “Максидом” гипермаркеты территориясендә балалар өчен уен-көлкеле, җырлы-биюле чара үткәрелде – “Сыерчыклар кайтты” экологик агарту акциясенә йомгак ясалды. Анда балалар һәм ата-аналар өчен сыерчык ояларын бизәкләү, фехтование, футболкаларга рәсем төшерү, “скрапбукинг” технологиясе белән открыткалар ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, аниматорлар һәм популяр мультфильмнар персонажлары
Бүген Казанның “Олимпияче” спорт комплексында Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларындагы волейбол ярышларының алдан-ала этабы үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый
Иннополис шәһәрендә 300дән артык кеше: шәһәр халкы, коммуналь службалар, подряд оешмалары, студентлар
Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге күлгә канализация коесыннан юынты сулар агызылган. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре күл суына анализ ясап, аммонийның рөхсәтле соң чик концентрациядән 227 тапкыр, фосфатның 75, марганецның 1.6, нефть продуктларының 21.7, фенолның 43, актив өслекле анионнарның 140 тапкыр артык булуын ачыклады.
Алынган белешмәләр буенча экология министрлыгы белгечләре күлгә салынган зыянны 3.8 сумлык дип бәяләде.
Түбән Камада экологлар, башкарма комитет вәкилләре, “ЧистаБулыр” иҗтимагый хәрәкәте активистлары, студентлар генераль җыештыру үткәрде. Бер сәгать тә узмады, Озын күл буеннан биш кубометрдан артып чүп-чар җыеп алынды.
Күмәк чарада шулай ук Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Фәрит Габделганиев яшьләргә табигать һәм туган шәһәрләре турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, Түбән Кама районында башкарыла торган эшләрне, шәһәрдәге предприятие һәм оешмаларның, идарә компанияләренең активлыгын югары бәяләде. Ә шәһәр мэры Айдар Метшин, үз чиратында, Түбән Кама халкының санитар-экологик икеайлыкта актив катнашуы традиция булып тора, актив кешеләр һаман арта бара, дип
Горький тимер юлының Казан төбәге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Казан һәм Татарстанның район хакимиятләре вәкилләре, тимер юл буендагы авыл җирлекләре башлыклары катнашында Казан – Дәрвишләр – Восстание - Зөя – Казан маршруты буенча тимер юл рейды үткәрелде. Аның барышында табигать законнарын бозулар өзлексез фото һәм видеога төшерелде.
“Тимер юлның аеру полосасы
“Дөньяны игелеклерәк итик” шигаре астында, Экологик белемнәр көне һәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” кысаларында, Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары һәм Халыкара Россия туризм академиясе укучылары һәм укытучылары Казанның 4нче интернат-мәктәбе территориясен җыештырды. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать
Татарстанның һава капкасы булган “Казан” халыкара аэропортын җыештырырга бу юлы анда эшләүчеләрнең яртысы чыкты. Өмәләр монда еш үткәрелә – хезмәткәрләр һәр атнакичтә үзләренә караган территорияләрне төзекләндерергә чыгалар (бик зур аэропорт зонасы 42 кишәрлеккә бүленгән, һәр службага бер кишәрлек беркетелгән). Гадәт буенча, 1 апрельдән “Чиста атнакич” акциясе башлана, аны беренче карга кадәр үткәрәләр. Аэропортның чисталыгы өчен аның тармаклары гына түгел, монда эшләүче читке оешмалар да җаваплы. Бу юлы территорияләр җыештырылса, киләсе өмәдә бордюрларны буяу күздә тотыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы җитәкчеләре һәм 1нче курс студентлары өчен “Ачык ишекләр көне” – индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләре буйлап экскурсия үткәрде, аларны табигый һәм юынты сулардан, туфрактан, һавадан, индустриаль ташландыклардан пробалар алу һәм
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуны Татарстан Президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов оештырып үткәрде. Республикада Су саклау зоналары елы үткәрү, сулыкларга якын территорияләрдә бизнес алып бару перспективалары, чистарту корылмалары төзү һәм эшләтү, экологик транспорт һәм атмосферага