Тимер юл буйлап рейд

2016 елның 15 апреле, җомга

Горький тимер юлының Казан төбәге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Казан һәм Татар­стан­ның район хакимиятләре вәкилләре, тимер юл буендагы авыл җирлекләре башлыклары катнашында Казан – Дәрвишләр – Восстание - Зөя – Казан маршруты буенча тимер юл рейды үткәрелде. Аның барышында табигать законнарын бозулар өзлексез фото һәм видеога төшерелде.

“Тимер юлның аеру полосасы торышында гаепләр юк, ләкин гараж кооператив­лары­ның милек ияләренә экологлардан шактый шелтәләр бар, – дип белдерде Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров. – Бозулар һәр районда күзәтелә, күбесенең сәбәбе – контейнер мәйдан­чыклары булмау һәм калдыклар үз вакытында чыгарылмау. Рейд барышында ачыкланган барлык бозуларны 23 апрельгә кадәр бетерергә, янәшә территорияләрне тәртипкә китерер­гә дигән бурыч куйдык. Шул срокка сыешмаган очракта җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән эш итүгә эпидемиологик һәм экологик таләпләрне үтәмәгән өчен штрафлар салыначак.”

Былтыргы шушындый рейд кысаларында 74 бозу ачыкланган булса, быел шактый кимрәк. Аларның төгәл санын Үзәк территориаль идарә инспекторлары билгеләячәк – ачыкланган рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарына якын көннәрдә рейдлар оештырыла.

“Мондый рейдлар җитди һәм уңай нәтиҗәләр бирә, – диде, үз чиратында, РЖД ААҖ филиалы – Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Александр Черемнов, – чүплекләр елдан-ел кими, тик халыкның тәрбиясе һәм менталитеты әле һаман җитешсезлекләрдән арынырга бирми.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International